Җан да, кан да тарта! Туган нигез кадерен яшь барган саен аңлыйсың. Ярый ла кайтып сыеныр урынны кадерләп саклап торсаң. Тик язмыш төрлечә кылана. Шул нигезне читләр кулына тапшырып, аннары гомере буе үкенүчеләр дә аз түгел. Йозак эленгән капка төбендә күз яше түгүчеләр дә җитәрлек. Ничек кенә булса да, нигезнең тарту көче кимеми. Бу язмада бәхетле оясын саклап калганнарны да, туган җирендә чит кешегә әйләнгәннәрне дә барладык. Уйлану өчен.
«Киленебезгә рәхмәт»
Бер киленгә – 7 каенапа. Арча районының Айван авылында туып үскән Дилбәр Дәминова туган нигезен таратмаган өчен киленнәре Нурзиягә рәхмәт укый.
– Төп нигезгә без генә түгел, икетуганнарым да кайтып йөри иде. Сабан туена 40 ар кеше җыелган чаклар булды. Әни олы мичкә 4 әр бәлеш салыр иде. Аннары әнинең матур гадәтләре киленебезгә күчте. 2006 елда йортыбыз янып бетте. Ул чакта энем Ирек белән киленебез Нурзиянең бик хәсрәтле вакыты – олы уллары армиядән кайтып, суга батып үлгән чак. Авылдашлар, бу Ирек ничекләр өй салыр, диешкәннәр ул чакта. Туганнар берләштек, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Арчадагы бик күп оешмалар булышты. Бер ел дигәндә зур йорт җиткереп чыктылар, – дип сөйли Дилбәр апа. – Авылга кайткач, бөтен апаларым үзенә чакырып тора. Әмма туган нигез үзенә тарта. Энем Ирекнең үлгәненә бер ел булды быел. Киленебез Нурзия безне һәрчак ачык йөз белән каршы ала. Һәрвакыт кешелекле, ярдәмчел булды. Заманында бер үзенә алты каенапа идек. Ничекләр бездән куркып калмагандыр ул?! Бөтенебез белән дус булып, рәхәт итеп яши. Кадерле ядкаребезне саклаганы өчен рәхмәт аңа.
«Чересен, әмма кертмим»
Язма әзерләгәндә үзләренең туган нигезләре турында шалтыратып сөйләүчеләр дә, язып җибәрүчеләр дә булды. Арадан бер язмыш күңелгә тиде.
– Төп йортыбызны әти миңа яздырам, дигән иде. Мин, абый бар бит, дип каршы төштем. Шулай итеп өебез әти белән әни үлгәч, абыйга калды, – дип өзгәләнеп, күз яшьләре аша шалтыратты безгә Балык Бистәсеннән Рәмзия апа. – Бәхетсезлеккә, абый үлде дә йорт киленгә калды. Без каршы түгел. Тик хәзер без туган йортка керә алмыйбыз. Буш тормаса, моны сезгә шалтыратып сөйләмәс тә идем. Әтине картлыгында апабыз карады. Акчага сатып алмакчы да булдык. Тик килен каршы килде. Нигә алай эшлидер инде?! Үзе дә тормый бит. Без кайтып яшәр идек, кертми. Ишек төбендә торып киләбез. Бу бит – безнең әти белән әни тиеннәрен җыеп салган йорт. Менә китте замана. Күпме күз яше түгәбез. Киленнең нәрсәгә ачуы бардыр, белмим. Урынында чересен, әмма бирмим, ди. Туып үскән йортыңа керә алмаудан да читене юк икән.
«Кадерле әйбер сатылмый»
Мамадыш районының Түбән Яке авылында йорт җиткерәм дисәң, буш урын табу кыен. Авылда 30 га якын нигез яңартылган. Кайчандыр сатып җибәреп, хәзер үкенүчесе дә, ярый ла сатмаганым, диючесе дә бар.
Фасыйха һәм Гыйльмулла Абдуллиннарның балалары әти-әнисе вафатыннан соң йортларын сатарга була. Ул чакта һәркайсының – үз тормышы, балалар үстерәсе бар. Туган нигезне саклап калу турында уйларга вакытлары булмаган, күрәсең. Киңәшләшәләр дә сатып җибәрәләр.
– Үкенмәгән кая ул! Үзебезнең урам шундый сагындыра. Иң бәхетле, рәхәт, әти-әниле чаклар узган урын бит ул. Без аны белдерү куеп саттык. Үзбәк гаиләсе алды. Алуын алдылар, тик анда тормыйлар. Йортыбыз җимерек хәлгә килде. Йөрәк өзгәләнә инде ул. Әмма кире үзебезгә сатып ала алмадык, – ди Абдуллиннарның кызлары Фәрзия. – Улларыбыз саткан кешене эзләп тә карады. Тапмагач, йортны ремонтларга да керешмәкчеләр иде. Авыл җирлеге башлыгы туктаткан. Без үскән йортта теркәлүчеләр күп икән. Нигезнең кадерен соңрак аңладым. Кадерле әйберне сатарга ярамый икән бит ул.
Ә менә Варига һәм Нуретдин Шәрәфетдиновларның балалары искереп, җимерелеп беткән йортларына җан керткән. Ир туганнары вафат булгач, дүрт кыз уйлашканнар да, йортны апаларына тапшырганнар.
– Дөрес эш булганына сөенеп бетә алмыйм. Өебез шау-чәчәктә утыра. Апа белән җизни өйне заманчалап бетерделәр. Яңарттылар. Әмма җылысы шул ук. Шау-гөр килеп, абыйларыбыз белән бергә уйнап үскән чаклар күз алдында тора. Кайткан саен хатирәләр яңартабыз, – ди сеңелләре Нурсимә. – Безнең әти иртә үлде. Әни озак яшәде. Әле дә яныбызда кебек. Төп йортның рәхәтлеген еллар узгач кына аңлыйсың икән. Нәселебезнең рухы саклана. Нинди генә бәйрәм булмасын, без шунда җыелабыз.
«Туган якның тарту көче зур аның»
Чирмешән районының Якты Тау авылында гомер итүче Саимә Мурадымова турында авылдашлары хәбәр итте безгә. «Иренең төп йортының җылысын саклап яши», – диделәр. Без Саимә апа белән элемтәгә кердек.
– Җиде балалы гаиләдә үстем. 19 яшемдә үк кияүгә чыктым. Ишле гаиләдә шулай инде ул. Ирем белән 1971 елны өйләнештек, – дип искә ала Саимә апа. – Укымагач, фермада эшләдем. Бераз яшәгәннән соң, бәхет эзләп, Үзбәкстанга чыгып киттек. Тик туган як тартты, бик тә кайтасы килде. Ул заманда Үзбәкстанда фатирларны сатып булмый иде. Күршем белән сөйләшеп, безнең фатирны йортка алмаштырдык. Шуннан соң гына йортны сатып булды. Авылга кайтып киттек. 1991 ел иде бу. Шул елны каенанамны җирләдек. Ул чакта газ кермәгән, йортлар кечкенә генә. Кайткач, өйне зурайттык, аннары газ керттек. Шулай итеп мин күңелемә рәхәтлек таптым.
2002 елда яман чирдән каенатасы үлеп китә. Ә тагын бер елдан ире дә бакыйлыкка күчә.
– Өйнең ишеге ябылганы юк. Иремнең өч сеңлесе бар. Аларның кайтуын көтеп алам. Туып үскән йортлары бит, ничек инде кайтмасыннар?! Үземнең туганнар да кайта. Күңелем киң, өем иркен минем. Авыл – авыл инде ул. Чыксаң – бакчаң тулы нигъмәт, ишегалдың бар, – ди Саимә апа.– Туган нигезне саклап, без авылны да таратмаска булышабыз дип уйлыйм. Читтән кайтып йорт салучылар, үскән нигезен торгызучылар бездә дә күп. Ирем йортына күчеп кайтканыма да сөенеп туя алмыйм. Туган якның һавасы да башка бит аның. Үзем туып үскән йортыбызны, Түбән Камадан кайтып, энем яңартты. Күңел шуңа сөенә. Балаларның, оныкларның кайтыр җирләре бар.
«Ел саен җыябыз»
Кукмара районының Өркеш авылында ел саен читтә яшәүче якташларын җыеп зур бәйрәм уздыралар. Шушы авылга нәсел җебе тоташкан бар кешене чакырып кайтаралар. Авыл уртасында зур өстәлләрдә табын корып, аларны кунак итәләр.
– Авылда яшәгән кеше, бәлки, төп йортның кадерен аңлап бетермидер. Андый җирсү-сагыну читкә киткәч барлыкка киләдер. Безнең авылда да, йортлары җимерелеп бетеп, буш калган нигезләр күп. Кешеләре читтә яши. Тик кайткалап йөриләр. Олырак кешеләрнең башта зиратка, аннан төп йортка кайтып, дога кылуларын күрәм. Башка кешегә сатып киткәннәрне үзләренә чәйгә чакыручылар да бар. Шуларны күреп, читтәге авылдашларны бергә җыярга булдык, – ди авыл өчен янып яшәүче Фирая Мортазина.
Арада Гөлсем Мөхәммәтҗанова авылын бигрәк сагына икән.
– Кыз баланың язмышы шул инде аның. Кияүгә чыгып китәсең дә чит ояга эләгәсең. Әмма туган йорт бер дә күңелдән китми. Авылны сагынганда, йортыбыз төшләргә кереп азаплый. Төп нигездә энем тора. Мин анда еш кайтып йөрим. Йөрәгемә ял бирә торган җирем ул, – ди Гөлсем апа.
Алмаз Сафин, Казан шәһәренең «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы:
– Диндә нигезгә бәйле хәдисләр юк. Аллаһы Тәгалә һәркемгә хис биргән. Туган җирне сагыну, ярату кебек. Әнә шул хисләр тартып кайтара кешене. Һәркем балачагы үткән җиргә ияләнә. Кайда гына яшәсә дә, шул урынга кайтасы килеп тора. Үзем дә шундый. Әти-әни йортын сагынып кайтам.
Илгизәр Хисмәтуллин, Мамадыш районындагы Югары Кыерлыда Авыл көнен оештыручы:
– Без үскәндә 250 ләп йорт бар иде. Хәзер инде ярты авыл буш. Эшләргә эш беткәч чыгып киткәннәр кире кайтмады, өйләр бушап калды. Ә хәзер күпләрнең авылга кайтасы килсә дә, бер сәбәп таба алмыйча йөриләр. Ә җыен уза дигәч, җае да табыла, кайталар. Авылга кайткач, бөтенләй башка хисләр белән яши алар. Кемнәрдер йортларының ташландык икәнен күреп, төзекләндерә башлый. Авылның әле бетмәгәнен күрә. Күченеп кайткан 1–2 гаилә дә булды. Олыгайган саен кешене туган нигезе ныграк тарта. Үзем дә төп йорттагы әнием янына еш кайтам. Туган авылыма нигезен яңартып яшәргә кайтучы була икән, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзермен.
Фирзәр Мортазин, Татарстанның халык артисты:
– Казанда 7 ел торгач, кире туган авылына кайтып киткән кеше мин. Дөрес, төп нигездә тормыйм. Әмма үз авылымның рәхәтлеген әйтеп бетерә алмыйм. Әти белән әни бер-бер артлы китеп бардылар. Төп йорт бушап калды. «Инде нишләргә?» – дибез. Абыйларым, энем белән киңәшкәннән соң, Златоуст шәһәрендә яшәүче Илсөяр апам гаиләсен авылга кайтардык. Күңел шундый сөенә: туган нигезебез яши, шаулап тора. Хатыным Наилә шәһәрдән кайтуыбызга миннән дә артык шатланды. Аларның нигезенә энеләре кайтты. Төп йортларына тимәделәр, аны сүтмәделәр, яңаны салдылар. Ә искесе нәселләре рухын саклап тора. Без барыбыз да яшәү көчен туган яктан, туган авылдан алабыз. Заманында дустым мәрхүм Рөстәм Зәкуан миңа бик матур җыр сүзләре язып биргән иде. Анда мондый сүзләр бар: «Әткәй-әнкәйләрнең төсен саклыйм дисәң, нигезеңне кирәк сакларга».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез