Никахны теркәгән өчен дәүләт пошлинасын бетермәкчеләр

Депутатлар никахны теркәгән өчен дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иткән. “ТАСС” хәбәренә караганда, Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков финанс министры Антон Силуановка бу җәһәттән мөрәҗәгать юллаган.

Даванков фикеренчә, моның өчен пошлина кыйммәт булмаса да (350 сум), аны юкка чыгару гаилә кыйммәтләрен үстерүгә ярдәм итәчәк. Ул башлангычның ни дәрәҗәдә кирәкле булуын карап, икенче укылышка әзерләнелүче закон проектына тиешле нигезләмә өстәүне тәкъдим иткән. Шул ук вакытта Финанс министрлыгының, аерылышу өчен дәүләт пошлинасын 8 тапкыр диярлек арттырып, 5000 сумга җиткерергә тәкъдим итүен искәртик.
Думада илебездә никахларның кимрәк теркәлә башлавын да әйткәннәр. “Росстат” мәгълүматлары буенча, 2022 елда 1 053 884 никах теркәлсә, 2024 елда бу күрсәткеч 770 760 кына булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре