Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин әйтүенчә, илнең торак төзелеше тармагы катлаулы чор көтә. Бу хакта ул «РОСТКИ» халыкара форумы белән бергә узучы «Ребус» форумының пленар утырышында әйтте.
«Торак төзелеше тармагы катлаулы чор кичерә. Бүген кредитларны түләп бару күпмегә төшүен бик яхшы аңлыйбыз. Төп ставкага карарга кирәкми, төзүчеләрнең чыгымнарын, шул исәптән, барлык инфраструктураны тәэмин итүгә тотылган акчаны исәпкә алу зарур», – диде Никита Стасишин.
Пленар утырышта хәбәр итүләренчә, торакның үзкыйммәтенең яртысын диярлек кредитларны түләү алып тора. Министр урынбасары фикеренчә, ипотека буенча хәзерге базар ставкасы – чик бәя. «Ничек кенә булмасын, коры квадрат метрлар гына төзергә ярамый. Хәтта агломерацияләрдә дә. Демографияне яхшыртуны тәэмин итүче яңа тормыш сыйфаты булдырырга кирәк. Бу – иң мөһиме», – диде Никита Стасишин.
Билгеле булганча, "Ребус 2024" форумы "Казан Экспо"да "РОСТКИ" форумы белән бер вакытта уза. Анда Кытай, Согуд Гарәбстаны, Бразилия, Катар кебек 23 чит илдән һәм Россиянең 60 төбәгеннән вәкилләр катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез