Нинди очракларда рөхсәтсез генә чираттагы ялга китәргә мөмкин булуын аңлатканнар

Белгечләр хезмәткәрне кайсы очракларда үз хисабына чираттагы ялга җибәрергә тиеш булуы турында сөйләгән. Бу хакта “Роструд”ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хезмәт турында закон нигезендә, хезмәткәргә язмача гаризасы нигезендә түләүсез ял бирелергә мөмкин. Аның озынлыгын хезмәткәр эш бирүче белән килештерә. Әмма эш бирүченең мондый ялга ризалык бирүе таләп ителмәгән очраклар да бар.

5 календарь көненә кадәр:

• бала туганда;
• никахны теркәгәндә:
• якын туганнарының үлеме очрагында.

14 календарь көненә кадәр:

• эшләүче пенсионерларга;
• хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки хезмәт итү вакытында авырып китү сәбәпле вафат булган хәрбиләрнең, эчке эшләр бүлеге, янгынга каршы хезмәт, таможня органнары, җинаять-башкару системасы органнары хезмәткәрләренең ата-аналарына һәм хатыннарына.

60 календарь көненә кадәр:

• Инвалид хезмәткәрләргә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре