Нинди очракларда сим-картаны ябарга мөмкин булуын аңлаттылар

Россиядә мобиль операторларга закон бозу очрагында яки ниндидер шикле гамәлләр ачыкланганда сим-картаны ябу хокукы бирелгән. Бу хакта IT-эксперт Алексей Курочкин “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, кемнеңдер исеменә ачылган сим-картадан мошенниклар хокукка каршы гамәлләрендә кулланса, аны шундук ябачаклар.

“Кеше нибары 2-3 “симка”га ия булса, ягъни аларның саны законда күздә тотылганнан артмаса, хокукка каршы гамәлләр аны ябуның сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Мондый очракта сим-картаның хуҗасы аннан файдаланмаска, гомумән дә, сим-картаның үз исеменә ачылганлыгы турында белмәскә, әмма мошенниклар аны үз максатында кулланырга мөмкин”, – дип аңлатып үткән Курочкин.

Шулай ук спам җибәрү дә элемтәне өзүдән баш тартуга нигез булып торачак. Моннан тыш сим-картадан алты айдан күбрәк файдаланылмаган очракта операторның бер яклы тәртиптә хезмәт күрсәтүне туктатуга хокукы бар. Бу очракта номер яңа абонентка сатылырга мөмкин.
Соңгы елларда операторлар абонентларга контрольлекне һәм телефон  мошенникларына каршы көрәшне көчәйтте. Кешеләрне алдау өчен һәм спам җибәрү өчен кулланыла торган “күләгәдәге” сим-карталар санын киметүгә юнәлдерелгән бу. Әйтик,  сентябрьдән Россиядә сим-карталарны сатып алучыларны камерага төшерә башлаганнар: барлык сату нокталарын видеокамералар белән тәэмин иткәннәр.
Шулай ук 1 апрельдән сим-карталарны сатып алу санына чикләүләр кертелгән: физик затлар күп дигәндә – 20, ә чит ил кешеләре – 10 номер гына рәсмиләштерә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре