Газетага язылу

Нинди очракларда хезмәткәргә үз хисабына ял бирелергә тиешлеген аңлаттылар

Эш бирүче хезмәткәргә баласы туганда, никахын теркәгәндә яки якыны вафат булганда түләүсез ял бирергә тиеш.

Юрист Александр Хаминский “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Шушы сәбәпләр буенча бирелә торган түләүсез ял 5 календарь көне белән чикләнелә”, – дип билгеләп үткән белгеч. Аның әйтүенчә, кайбер категориягә керүчеләрнең түләүсез ялы күпкә озынрак. Мәсәлән, эшләүче инвалидларның үз хисабына алына торган ялы елына 60 көнгә кадәр тәшкил итә.

Моннан тыш, кайбер категориядәге хәрби хезмәткәрләрнең ялы – елына 35 көн, ә эшләүче пенсионерларныкы –  14 көнгә кадәр булырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре