Кайбер очракларда ана капиталына хокук баланың әнисеннән әтисенә күчә. Юридик фәннәр докторы Людмила Айвар “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Баланың әнисе үлсә, ана хокукыннан мәхрүм ителсә яки ул балага каршы җинаять кылса, ана капиталына хокук әти кешегә күчә”, – дип аңлатып үткән белгеч.
Аның әйтүенчә, “Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” 256нчы федераль законда шулай каралган.
Исегезгә төшерәбез: быел беренче балага ана капиталы күләме – 590 мең сум, икенчесенә – 780 мең сум тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез