Биредә сүз “трансжир”лар турында бара.
Барыбызның да яшьрәк, матуррак күренәсе килә. Бигрәк тә гүзәл затлар шуңа омтыла. Ләкин аларны организмга нинди май кирәк, гомумән, май кирәкме-юкмы, дигәнрәк сораулар кызыксындырмый. Шул ук вакытта, медиклар әйтүенчә, рационда май өлеше 30 процент чамасы булырга тиеш. Ләкин биредә файдалы май – чикләвек, авокадо, майлы балык турында сүз бара, дип яза “Российская Газета”.
Ә менә башка ризыктагы майларны ничек тә азрак куллану ягын карарга кирәк. Белгечләр кисәтеп әйткәнчә, майлы итне, атланмай, пальма һәм кокос майларын, дуңгыз салосын чамасын белеп кенә ашыйсы. Печенье-вафли ише тәм-томдагы, фастфуд (гамбургер, фри бәрәңгесе, шаурма, пицца, кайнар суга салып кына пешерелә торган токмач кебек ризыклар), ярымфабрикатлардагы “трансжир” да сәламәтлеккә янарга гына тора.
Белгечләр аңлатып үткәнчә, мондый ризыкларны еш куллану йөрәккә һәм кан тамырларына, ашказаны-эчкәлеклеккә, шулай ук тән тиресенә начар тәэсир итә. Шул ук вакытта алар тизрәк картаюга да китерә.
Шуңа күрә аларны башка продуктларга – эшкәртелмәгән дөге, бодай, солыга алыштыру киңәш ителә. Шулай ук эшкәртелмәгән ашлыктан пешерелгән икмәк тә сәламәтлекне, матурлыкны саклауга ярдәм итә. Ә менә ак оннан пешерелгән ризык, киресенчә, сәламәтлеккә “суга”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез