• Фото: freepik.com

Нинди хатын-кызларга ешрак хыянәт итәләр? Психолог белән әңгәмә

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) китергән мәгълүматларга караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 42 проценты хыянәтне башыннан кичергән. Ә кешеләрнең 37 проценты кайчан да булса үзе хыянәт иткәнне әйткән. Кеше бу адымга ни сәбәпле бара? Кайсы чорларда гаиләгә таркалу куркынычы яный?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Вәсилә Шәмсевәлиева ярдәм итте.

– Кем ешрак хыянәт итә: ир-атлармы, хатын-кызлармы?

– Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: бу мәсьәләдә җенес роль уйнамый, ир-атлар да, хатын-кызлар да хыянәт итә.

– Кеше бу адымга ни сәбәпле бара?

– Аңлы рәвештә дә барырга мөмкин, алдын-артын уйламыйча, аңламыйча да. Ләкин ахыр чиктә кеше нәрсә эшләгәненә, ни өчен шундый хәлдә калганына барыбер төшенә. Әмма шуны аңларга кирәк: бүген булган ниндидер бер вакыйга, сәбәп аркасында гына иртәгә барып хыянәт итмиләр. Ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, без мондый хәлнең озак вакыт дәвамында җыелып килгән сәбәпләр, вакыйгалар нәтиҗәсендә килеп чыгуын әйтә алабыз.

Психолог Вәсилә Шәмсевәлиева

– Нинди хатын-кызларга ешрак хыянәт итәләр? Һәм нинди ир-атларга?

– Мондый хәл белән очрашкан кешенең психологик портретын төзү кыен. Ник дигәндә, хыянәт мәсьәләсендә бер якны гына карарга ярамый. Ул – ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәт. Ир-ат мондый адымга бара икән, ул гына гаепле була алмый. Һәм киресенчә.

– Ни өчен хыянәтне кичерү авыр?

– Бар минем шәхси чикләрем, бар синең шәхси чикләрең. Без мөнәсәбәт корабыз икән, тагын бер психологик «кыр» – «без» дигән уртак тормыш барлыкка килә. Ул – уртак йортыбыз, акчабыз, машинабыз, балаларыбыз, хис-кичерешләребез һ.б. Менә шушы «без» кырында булган әйберләрне син минем белән генә түгел, башка берәү белән дә бүлешә башласаң, һәм бу хакта белмәгән булсам, әлбәттә, миңа авыр була. Кичерү түгел әле, нәкъ менә кабул итү авыр. Ләкин без ул әйберләрнең ни өчен читкә китеп баруының, хыянәтнең сәбәпләрен ачыклый башласак, аңласак, кабул итү җиңелрәк булачак. Бу – бик авыр процесс. Кызганыч, күпләр белгечләргә мөрәҗәгать итәргә атлыгып тормый. Күзгә ташланган сәбәпләрне генә күрә дә тизрәк гаепләргә тотына. Ләкин алар төп сәбәп булмаска мөмкин – төбенә төшәргә кирәк. Менә шуны ачыкламыйча, тулысынча кабул итмичә, тормышны дәвам иттерү авыр булырга мөмкин. Кеше аерылып, икенче гаилә корырга мөмкин. Анда да шундый хәл булмас, дип кем кистереп әйтә ала? Ә инде кичерү-кичермәү – һәркемнең шәхси эше. Ул кешенең рухи яктан үсеш дәрәҗәсенә бәйле.

– Ир белән хатын мөнәсәбәтләрен какшата торган билгеле бер чорлар буламы?

– Кешенең тормышында җиде ел саен ниндидер үзгәрешләр була. Булмый кала икән, тотрыклылык барлыкка килә. Һәм ул тотрыклылык көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә дә шулай. Җиде ел саен гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яңадан бер кат барлап чыгарга, «Алга таба ничек яшибез?» соравына җавап бирергә кирәк. Монысы гомумән алганда.

Ир-ат белән хатын-кыз арасында башта гашыйклык чоры була, шуннан соң мәхәббәт туа. Чын мәгънәсендә мәхәббәт барлыкка килгәннән соң, беренче өч елда мөнәсәбәтләргә карата аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Вакытка бәйле булмаган сәбәпләр дә бар. Әйтик, ике як үзара аралашмыйча, мөнәсәбәтләре турында уртага салып сөйләшмичә, ничек бар, шулай яши икән, мондый парга таркалу куркынычы яный.

Һәм, билгеле, кризис чорлары да була.

Кризис чоры ул – моңа кадәр күнегелгән тормышның үзгәрүе.

Балалар туу, башка җиргә күченеп китү, ир яки хатынның эш урынын алыштыруы – тормышта андый вакыйгалар күп була. Теләсә кайсы кризиста гаилә таркалырга мөмкин. Шуңа күрә ир-ат һәм хатын-кыз андый чорларга әзер булырга тиеш. Беренче чиратта, үзләрен, шәхси дөньяларын үстерергә, сыгылмалы булырга өйрәнергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре