Беренче карашка куркынычы бик зур булган вирус хакында сүз бара кебек. Ләкин бу яңа табылган вирус түгел. Беренче тапкыр 1998–1999 елларда Малайзиядә ачыкланган, исемне дә шул илдәге Сунгай Нипах авылыннан алган. Чирнең дистә еллар буе тарала алмавы аның пандемиягә әйләнү ихтималы түбән булуын сөйли. Куркыныч вирус һава аша таралмый, хайваннан кешегә, кешедән кешегә күчү өчен озак вакытлы якын контактлар кирәк. Аны соңгы көннәрдә глобаль мәгълүмат кырына тартып чыгарылуы сәяси һәм икътисадый вазгыятьнең кискенләшүенә бәйле. Дөнья шулкадәр чайкала: баш авыртуын теш сызлау белән басу кебек эффект тудырырга телиләр.
Якын Көнчыгыш зур сугышлар һәм фетнә мәйданына әверелү алдында тора. «Хизбулла» хәрәкәтенең генераль секретаре, бу юлы Иран белән сугыш бөтен төбәкне утка салачак, дигән белдерү ясады. Трамп икеле-микеле белдерүләр белән чыгышлар ясый. Бер карасаң, Иран белән килешү яклы, икенче карасаң, сугыш башларга әзер тора. Вашингтон Тәһран алдына килешү өчен үтәп булмаслык шартлар куя. Шуңа күрә мәсьәләнең тыныч хәл ителүе икеле. Аннан соң төбәктә зур сугыш һәм фетнә ул – жанр таләбе. Американың үзендә һәм бөтен Көнбатышта хәл катлаулы. Миннеаполиста ICE (АКШның Иммиграция һәм таможня контроле хезмәте) агентлары икенче кешене атып үтергәннән соң, халык фетнәсе урамнарны басты. Протест дулкыны башка шәһәрләргә дә таралды. Лос-Анджелеста фетнәчеләр АКШның Иммиграция полициясенә каршы видеоны Twin Towers дип аталган игезәк манараларга проекцияләде. Бу биналар – «ICE»га бәйле тоткарлап тоту үзәге. Видеода коралланган ICE агенты символик рәвештә төп кешелек кыйммәтләрен юк итә, шуның белән АКШның депортация сәясәте җәмгыятьнең нигезен җимерүен күрсәтә. Элекке Президентлар Клинтон һәм Обама американнарны Трампка каршы фетнәгә оештырырга өндиләр.
Долларның һәм башка валюталарның хәле шәп түгел. Сингапурда халык, алтын һәм көмеш сатып алу өчен, озын чиратка тезелде. Күп кенә башка илләрдә дә вазгыять шундый. АКШның бер спекулянт миллиардеры, алтын бәясе 27 мең долларга җитәчәк, дип коткы тарата. Рейтингы доллар шикелле үк түбәнгә очкан Трампка сайлау мөмкинлеге аз: я сугыш, я пандемия. Пандемия булсын өчен, игълан ителгән вирусның мутацияләве кирәк. Мутация исә кеше кулы белән тудырыла ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез