Нью-Йоркта гыйбриләр мөселман яклы

Истанбулда берничә көн дәвамында массакүләм протест акцияләре дәвам итә. 2 сентябрьдә Истанбул гражданлык суды, оппозицион Республика Халык партиясенең Истанбул бүлеге җитәкчелеген читләштереп, партия идарәсен башка кулларга бирде. Өзгүр Чәлик урынына партия белән Гүрсәл Тәкин идарә итәргә тиеш булды.

Суд Чәликны 2023 елда ук узган съездда делегатларны сатып алуда гаепләде. РХП лидеры Өзгүр Өзәл суд карарын юкка чыгаруны таләп итте. «Сез тарихи хата ясадыгыз, бу – минем соңгы кисәтүем», – диде. Шуннан соң халык, протест белдереп, урамга чыкты да инде. Рәсми хакимиятләр гыйсъянчыларның үзара берләшүен кыенлаштыру өчен популяр интернет-ресурсларны һәм социаль челтәрләрне бикләделәр. Баш күтәрүчеләр актив рәвештә кулга алынды, ләкин фетнә географиясе киңәя. Әнкара һәм Искешәһәр урамнарында да масштаблы халык хәрәкәте күзәтелә.

Франциядә бер ел эчендә икенче тапкыр хөкүмәт түнтәрелеше булды. Премьер-министр Франсуа Байру парламенттан үзенә ышаныч белдерүне сораган иде, нәтиҗәсе киресенчә булып чыкты. Парламент ышаныч белдерүдән баш тартты. Хәзер хөкүмәт җитәкчесе Президент Макронга отставка сорап үтенеч бирергә тиеш. Франциядә икътисадый хәл бик начар. Шушы көннәрдә Fitch агентлыгы рейтинг игълан итәргә тиеш. Бу уңайдан танылган француз икътисадчысы Шарль Гав: «Франциянең рейтингы AAдан Aга төшерелсә, банклар аның бурычын сатып ала алмаячак... Мин беләм: зур бер нәрсә якынлаша, ул – кара упкын...» – дип белдерде.

АКШта Нью-Йорк мэрын сайлау вакыты якынлашкан саен, Зәһрән Мәмдәни кандидатурасы тирәсендә вакыйгалар куера. 33 яшьлек мөселман Мәмдәни Израиль оккупациясен һәм Трамп сәясәтен кискен тәнкыйтьли, Нью-Йоркка килсә, Нетаньяхуны кулга алырга вәгъдә бирә. Шуңа карамастан (бәлки шуңа күрә дип әйтү дөресрәктер), җәен Демократик партия үткәргән праймеризда 43 процент тавыш җыеп, җиңү яулады. Хәзер аның мэр булырга шансы зур. Трамп аңа кискен каршы, әмма гыйбри төркемнәре аны яклый башлады. Гыйбри активистларының IfNotNow төркеме һәм аның Нью-Йорк бүлекчәсе аның кандидатурасын хуплауларын белдерде. «Мәмдәни яһүдләр, мөселманнар һәм мигрантлар өчен гомуми иминлекне гәүдәләндерә, шул исәптән фәләстыйнлылар һәм израильлеләр өчен дә», – диләр гыйбриләр.

Сораштырулар гыйбриләрнең 37 процентының Мәмдәнине яклауларын күрсәтә. Мөселман кандидатны «Гыйбриләр икътисадый һәм раса гаделлеге өчен», «Тынычлык өчен гыйбри тавышы» дигән төркемнәр дә хуплый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре