Нихәл, күрше?! Бер ишегалдында яшәүчеләр 500 мең сумга кадәр акча отарга мөмкин

Күршеләр арасы тагын да якынаячак. Татарстанда өр-яңа бәйге башланды. «Күрше фест»та катнашучылар 500 мең сумга кадәр акча отарга мөмкин. Моның өчен үзең яшәгән ишегалдын җанландырып җибәрү дә җитә. Казанның Карбышев урамында яшәүчеләр кебек. Аларга кунакка Салават килде.

Җәйге бәйге

Ишегалды тулы күршеләр, уен-җыр һәм мичтә пешкән коймак исе. Шушы көннәрдә Казанның Карбышев урамындагы бер ишегалды Сабан туе мәйданына әверелде. Очаклы түгел: анда «Күрше фест» халык бәйгесе кысасындагы тәүге чара узды. Көн дә бер сукмакны таптап, ыгы-зыгылы бу тормышта бер-береңне күрергә вакыт та калмаган күршеләргә күчкәнче, сүзнең нәрсә турында баруын аңлатып китик.

Билгеле булганча, «Күрше фест» бәйгесен бу елның маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте:

– Соңгы ун елда 421 җәмәгать урынын төзекләндердек, 2020 елдан бирле 5171 ишегалды тәртипкә китерелде. Быел планда – 678 ишегалды территориясе. Без боларны бу урыннар әле күп еллар дәвамында халкыбызның тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итсен өчен эшлибез. Әлеге мәйданнар «яшәргә» дә тиеш. Биредә кызыклы вакыйгалар үткәрергә кирәк. Шуңа күрә яңа бәйге оештырып җибәрүгә бәйле тәкъдим бик урынлы.

«Күрше фест»ның максаты – күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен үзең яшәгән ишегалдында күңел ачу, спорт яки башка төрле чара үткәрү тәкъдимен кәгазьдә язып-аңлатып (чараның тәгаен планы, чыгымнар сметасы һ.б.), тиешле документларны бәйге комиссиясенә тапшырырга кирәк. Мисал өчен, ишегалдында кино карау киче оештырырга яки һәр иртә саен күршеләрне зарядкага чакырырга мөмкин. Гаризаларны 15 июньгә кадәр куршефест.рф сайтында кабул итәләр. Җиңүчеләр 1 июльдә билгеле булачак. Бәйгенең приз фонды – 20 миллион сум. Физик затлар – 200 мең сум, идарәче оешма кебек юридик затлар исә 500 мең сумга кадәр акчалата бүләк отарга мөмкин. Кәгазьдәген тормышка ашыру өчен, әлбәттә. Бәйрәм чараларын 30 сентябрьгә кадәр үткәреп бетерергә кирәк булачак.

Күрешергә бер сәбәп

«Күрше фест»ның беренче бәйрәме узды да инде. Соңрак хәбәр итүләренчә, анда якын-тирә йортларда яшәүче ике меңләп кеше катнашкан.

– Моңа кадәр шәһәр ишегалды дигәч тә, подъезд төбендәге эскәмия һәм анда-монда ялгыз утыручы бала атынчыклары гына күз алдына килә иде, бездә исә әкияттәге кебек, – ди Карбышев урамындагы 17 нче йортта яшәүче Суфия Рәхмәтуллина. – Без яшәгән тирә-юньне былтыр «Безнең ишегалды» программасы буенча танымаслык итеп үзгәрттеләр. Ишегалдында элек утырткан агачлар күп үсә, төзекләндергән вакытта: «Аларны кисмәгез», – дигән идек, үтенечебезне тыңладылар. Моның өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Аның каравы хәзер бу агачлар күләгәсендәге гамакларда ятып хәл алырга да мөмкин. Биредә утыз елдан артык яшим, мондый хәлне күргәнем юк иде әле. Бар булганны кадерләп сакларга да өйрәнсәк иде.

Казанның Совет районындагы иң зур ишегалдында бәйрәмне Татарстан шәһәрләрен үстерү институты оештырды. Күршеләр очрашып, аралашып кына калмыйча, бергәләп рәхәтләнеп ял да итте. Балалар рәсем ясау, төрле кәгазьдән аккошлар ясау кебек мастер-класслар янында мәш килсә, өлкәннәр самавыр чәе һәм мичтә пешкән коймак белән сыйланды.

– Мин тумышым белән Минзәлә районыннан, мич коймагы балачак хатирәләрен яңартты. Утын ягып, өй җылыткан, чүлмәктә аш пешергән, кызарып пешкән ипинең мичтән чыкканын көткән вакытлар бик сагындырган икән, – дип, хатирәләре белән уртаклашты ак яулыгын җәеп бәйләгән Саимә апа.

Бәйрәмгә бүләк тә бар. Күршеләр өчен Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырлады.

– Ишегалдында җырларга туры килгәне юк иде әле, – диде ул уенын-чынын бергә кушып. – Шушындый бәйрәмгә җыелганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бер ишегалдында яшәсәгез дә, күбегез бер-берегезне беренче генә күрәдер дә әле. Кызганыч, бүген күрше күршене белми. Менә шулай ишегалдына чыгып булса да, бер очрашыйк әле.

Үзебез сайлыйбыз

– Без «Күрше фест»ны халык бәйгесе дип очраклы гына атамадык. Ул республикада яшәүчеләр үтенече буенча Татарстан Рәисе тарафыннан тәкъдим ителде: халыктан – халыкка, – диде республиканың шәһәрләрне үстерү институты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина. – Шуңа күрә проектны башлап җибәрү өчен дә ниндидер рәсми чара түгел, ә чын ишегалды бәйрәмен сайладык. Ул халыкчан да, чын дусларча да. Бәйгенең максаты да шуннан гыйбарәт бит. Без күршеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытырга телибез. Казанда мондый бәйрәмнәр күп булачак әле. Тәкъдимне республиканың башка районнарында да күтәреп алырлар дип өметләнәбез.

Аның әйтүенчә, республикада «Безнең ишегалды» программасы буенча бик күп эш башкарылды. «Хәзер әлеге мәйданнарны җанландырып җибәрергә кирәк, – диде Наилә Зиннәтуллина. – Бәйге кысасында 100 дән артык гариза кабул иттек инде».

Татарстанда яшәүчеләргә киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирүнең дәвам итүе турында да искәрттеләр. Тавышларны 12 июньгә кадәр җыялар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә 294 меңнән артык кеше катнашкан инде. Киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары һәм ишегаллары өчен gorodsreda.tatar.ru сайты һәм Дәүләт хезмәтләре портлары аша тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен расланган «шәхси кабинет» та җитә. Тавыш бирүдә 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Тавыш бирүдә республиканың барлык районнарындагы 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды катнаша. Кыскасы, башта – эш, ә аннары – бәйрәм.

2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән ил күләмендә тиңе булмаган «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла башлады. Биш елда 5174 йорт яны территориясе тәртипкә китерелгән. Барлыгы 44 миллиард сумлык эш башкарылган. 2025 елда 10 миллиард сумга 678 ишегалды төзекләндерелер дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән парклар һәм ишегалларында халык белән очрашулар барышында кат-кат искәрткәнчә, бу – аерым бер урынны яңарту яки тиешле инфраструктура булдыру гына түгел, ә республикада яшәүчеләр өчен уңайлы мохит тудыруга бәйле озак вакытка исәпләнгән стратегия дә әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор Миңнеханов милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы" "Минниханов"

Көн хәбәре