Татарстанда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Өлкәннәр лаеклы ялларын ничек үткәрәләр? Алар ниләр белән мәшгуль икән? Авылда бакча эшләре тәмамланганмы әле? Без алардан шул турыда сораштык.
Нурия Мөсифуллина (Әгерҗе районының Девятерня авылы):
– Авыл бетеп бара дисәләр дә, гөрләп яшибез әле. Өлкәннәр декадасы башланды бит. Шул уңайдан күрше Кадыбаш авылына Ильяс Халиков җитәкчелегендә «Мөнбәр» дини театры килде. Бик матур спектакль карап кайттык. Аннан соң Укытучылар көне булды. Хәзер лаеклы ялда булуга карамастан, мәктәп белән аралар өзелми. Укучылар тарафыннан оештырылган концертны карап, ял итеп, хатирәләрне барлап кайттым.
Көз быел кояшлы, җылы килде. Соңгы чәчәкләр, җир өсләре һаман яшел әле. Каенлыкка карап торам: әле каеннар да саргаймый. Телефон булгач, табигатьнең гүзәл мизгелләрен төшереп алам. Табигатебез шундый ямьле инде! Кояшлы көннәр бакчада үтә. Соңгы арада чөгендер алдык, салатларын да ясыйбыз.
Халидә Хәйруллина (Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы):
– Авылда һава торышы бик яхшы. Бүген иртәдән кырау төште, минус 5 градус иде. Көндезләрен рәхәт, җил юк, кояшлы. Иртән һәм кич салкын булганга, бакчамда георгин яфраклары, гөлчәчәкләр инде каралдылар.
Бәрәңгеләр алдык, чөгендерләр, кишерләрне базга төшердек. Кабак бик мул булды быел, анысын да җыйдык. Сарымсакларга дип түтәлләр казыдык һәм утыртып куйдык. Бакчага тирес кертелде.
Күлебезнең суын бушаттык, балыкларын авыл башындагы буага җибәрдек. Улым умартачылык белән шөгыльләнә. Ул да бал кортларын кышлыкка әзерли: төрле авырулардан дарулар бирә, ояларны җылыта, язга кадәр тукланырга дип балларын карый һәм булмаса өсти. Көн дә эш бар инде, әз-мәз булдырабыз шунда.
Фәридә Хәйруллина (Казан шәһәре):
– Шәһәр җирлегендә дә көннәр бик кызыклы үтә. Иртә белән бераз гына эшләп кайтам. Кайткач, өй эшләре белән шөгыльләнәм: гөлләремә су сибәм, төпләрен йомшартам. Коръән сүрәләрен өйрәнәм. Өйлә авышканнан соң, мәктәптә 2 сыйныфта укучы оныгым Лилияне алырга барам. Бергәләп өй эшләре эшләгәннән соң якын-тирәдәге паркларга йөрергә чыгып китәбез. Көзнең матур вакыты. Алтын-кызыл яфракларны җыеп, оныгым белән дәфтәрләргә беркетәбез, гербарийлар ясыйбыз. Ул бигрәк тә каштан орлыгын җыярга ярата. Бәлки агачы үсеп чыгар дип, авылга алып кайтып утыртып та куйдык. Балалар бакчасына йөрүче оныгым Азалия белән хәрефләр өйрәнәбез. Шул рәвешле инде кичке аш әзерләр вакыт та җитә. Оныклар карашып, ашарга әзерләп, табигатьтә йөреп, бик матур үтә көннәребез.
Рәйхана Әхмәтҗанова (Биектау районының Чыпчык авылы):
– Әйбәт кенә яшәп ятабыз. Бакчада эш башланды гына әле. Кишер, чөгендер алдык. Бәрәңге уңышы да сөендерде, бераз чүплисе, базга кертәсе капчыклар тора әле. Чәчәкләрне дә, суытканчы дип, клумбалардан җыеп чистарттым. Хәзер җир казырга кирәк. Теплицада да эшләр бетте. Аны да чистартырга кирәк. Соңгы кыярларны җыеп тозладым. Помидорлар да уңды быел. Һава торышы әйбәт тора, Аллага шөкер. Сарымсак, кышкы суганнар утыртасы бар. Эш күп әле. Кырау төшкәнче өлгерәсе иде. Җәй буе эшләгәннең нәтиҗәсен кышын күрергә язсын инде.
Газилә Шәймәрданова (Әгерҗе районының Девятерня авылы):
– Быелгы көз сөенечле вакыйгадан башланды: өченче оныкчыгым туды. Ике малайдан соң беренче кыз. Кызыбызны каршы алырга да барырга насыйп булды, Аллага шөкер.
Бакча эшләре тәмамланды. Хәзер бакчаны кышка әзерләү белән мәшгульбез. Җәй уңышка бик бай булды, нигъмәтләреннән һаман да авыз итәбез әле. Кыш алдыннан витаминлы ризыкларны күбрәк ашарга тырышабыз. Киленем ясаган кара карлыган, кура җиләге кайнатмаларын аеруча яратып ашыйбыз. Көз башында гөмбә дә күп булды. Аларны да тозлап, маринадлап куябыз. Моннан тыш, быел тавык чебиләре дә күп чыкты. Шуларны карашам. Көннәр җылы торганда саф һавада күбрәк йөрергә тырышам.
Галия Сибгатуллина (Мамадыш районының Югары Кыерлы авылы):
– Эссе җәй бетеп, инде салкын көз табигатьтә үз кануннарын урнаштыра. Безгә бу һава торышы аеруча ошый: авылда тыныч, салкынча һава, көн аяз.
Хәзер бакчада тәртип урнаштыру, малларга азык бирү белән генә мәшгуль. Әбиләр чуагы торганда, бакчадагы бар уңышны алып бетерергә өлгердек. Аллага шөкер, балаларыбыз, оныкларыбыз, күршеләребез дә булышты. Яшелчә, җиләк-җимеш уңышы елдагыча мул булды, аларны саклау урыны да зурайды: балалар базда тәртип урнаштырып, капкач ачу җиһазын яхшыртты, төзәтте. Хәзер барысы да күпкә уңайлырак эшләнә.
Гөлбакчабызда инде гөлҗимеш куаклары гына калды. Чәчәкләрнең орлыкларын җыеп, бөтнек яфракларын, бәрхет гөле чәчәкләрен киптереп (аларны чәйгә салырга яратабыз) куйдык, гөлчәчәк куакларын да тәртипкә китердек. Мал абзарыбыздагы бозау, тавыклар да кышкы салкыннарга әзер.
Гомумән, хәзер нинди генә һава торышы булса да яхшы: яңгыр яуса да, бакча эшләрен бетерергә кирәк дип ашыгулар бетте, инде өйдә тәм-томнар пешереп, кичләрен татарча тапшырулар карап уздырырга яратабыз.
Лиана Габбасова сораштырды
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез