Эшнең дә, ялның да иң кызган мәленә аяк бастык. Печән өсте, бакча эшләре... Шуңа өстәп әле җиләк өлгергән чор. Сез нихәлләрдә ятасыз? Авыл халкын бүген ниләр борчый? Бу сорауны авыл җирендә барысын да белеп торган кешеләргә – хат ташучыларга бирдек.
Гөлназ Сәгъдиева (Яшел Үзән районының Бакырчы авылы):
– Казанга барырга җыенам әле. Җәй эш белән үтеп бара. Быел апрель аенда ук ял иттем. Көннәрнең үткәне сизелми дә. Әле бакчада, әле печәндә, әле җиләктә без. Быел җиләк бик күп, ятып җыя торган. Бер көндә өч майонез чиләге каен җиләге җыям. Саткан юк, суыткычка катырырга куям. Быел еланнар күп, диләр. Аллаһка тапшырган инде. Шуңа җиләккә резин итектән йөрим. Шул арада газета-журналларга да яздырабыз. Авыл халкы аларны укырга да вакыт таба. Күңелләре дә тыныч кебек. СВОга ияләшеп баралар шикелле, өч ел булды бит инде. Газизләре шунда булган кешенең генә уенда, йөрәгендә ул хәзер.
Гүзәл Гыйбадуллина (Буа):
– Бөтен җирдә эш кайнаган чор хәзер. Эштән кайткач, бакчага, печәнгә дә чыгарга өлгерәбез. Үзебез районда торсак та, ике көннең берендә әти-әни янына – Югары Наратбаш авылына кайтып йөрибез. Каен җиләгенә дә барабыз. Авыл халкының юк-барны уйларга вакыты юк. Бәрәңге арасын өясе, корт җыясы бар. Ул арада печәне өлгерә. Мәш килеп җиләккә дә йөриләр. Газета-журналларга язылу да бик әйбәт бара. Хат ташучыларыбыз да җитә, Аллаһка шөкер. Безнең халык газета-журналдан өзелми. Бер язылган кеше гел языла. Алар аны нәкъ менә кулга тотып укырга ярата. Авыл халкы да хәзер телефонга күчеп бетте дигән фикер белән килешмим. Мәсәлән, безнең әнинең телефонында «Ватсап» та юк. Әти дә күп мәгълүматны газетадан укып белә.
Кадрия Миңнегалиева (Балтач районы):
– Халыкның кәефе яхшы үзе. Бүген күпләр бакчада мәш килә, буш вакытларында газета укыйлар. Авыл халкы үз күңелен үзе күрә. Кеше эш белән онытыла. Почтага йөрүче сирәгәйде. Бу җәй көне генә түгел, күптән шулай. Кеше хәзер түләүләрне телефон аша гына башкара бит. Әби-бабайлар элеккеге гадәт буенча безгә килә. Без төньяктарак булгач, җиләк өлгермәде әле. Безнең халык бу эшкә соңрак керешә. Дөресен генә әйткәндә, әле халыкта җиләк кайгысы юк та. Бер-бер артлы яңгырлар яугач, бакча ярдыра алмадык, дип зарланалар.
Бик каты язылу чоры әле бездә – газета-журналларга яздырабыз. Хат ташучыларыбыз бик тырыша. Эшләргә кеше генә җитеп бетми. Җәйге ял вакытларында бигрәк тә читен. Газета таратырга кеше булмагач, ялга киткәннәрне чакыртып алырга туры килә. Хезмәт хакы аз булгач, бу эшкә яшьләр килми. Ничек кенә авыр булса да, эшемне бик яратам үзе. Монда 42 ел эшлим инде. Хат ташучы фельдшер кебек үк якын кеше инде ул. Авыл җирендә бигрәк тә. Өйдән өйгә йөреп хәлләрне белеп, авылны үзенә күрә берләштереп тә тора ул. Шуңа авылда аларны бик яраталар.
Гөлназ Салихова (Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы):
– Халык соңгы арада гел зарлана. Акча юк, бәяләр арта, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күп килә, диләр. Бүген авыл халкы печән өстендә, бакчада инде. Газета-журналлар укырга вакыты да калмый. Аннары кеше хәзер күбрәк телефонда бит инде. Газета-журнал укудан бизеп бара. Өлкәннәр язылмый – күрмибез, диләр. Яшьләр – интернетта. Җәй көне генә түгел, ел әйләнәсе шул хәл. Минем кул астында ике хат ташучы. Аларның берсе үзебезнең авылда, икенчесе күрше Татар Төкесе авылына йөри. Ике авылга бергә 300 ләп кешегә хезмәт күрсәтәбез.
Гүзәл Миңнегалиева (Мамадыш районының Урта Кирмән авылы):
– Бик ярсыган чагыма туры килдегез әле. Авылдагы бер фермерның атлары безнең электр көтүченең казыкларын сындырып, чыбыкларын өзеп чыгып киткән. Хәзер шуларны нишләтергә дип баш ватып утырам. Ел саен шул хәл бит ул. Ул атлар үзәккә үтте, билләһи. Безнең авылда көтү икегә бүленгән. Югары очта 10–12 ләп, безнекендә 9 сыер куабыз. Икесендә дә электр көтүче. Мин үзем өч сыер тотам. Сөтне тапшырудан бигрәк, күбрәк сөт ризыклары әзерләп сатам. Алучысы күп. Көнендә үк алып бетерәләр. Әле бу арада бертуктамый яңгырлар ява дип зарланышабыз. Үземнең дә ярты бакча гына матикланган килеш калды. Ярты ягы чүп эчендә утыра. Атна ахырында булса да яңгырлар яумыйча торса иде, дип телибез инде. Ялга кайтучылар белән бергә эшләп бетерер идек.
Евдокия Толстова (Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы):
– Иртәнге җидедә каен җиләгеннән кайттым бүген. Иртәнге икедә торып, сыерларны савып, өч тулганда инде урманда булабыз. Бер атнадан бирле җиләктә инде. Көненә сигез майонез чиләге тутырабыз. Күбрәк үзебез өчен җыябыз, артыгын кешегә бирәбез. Сатып та җибәрәм. Бер майонез чиләге 1 мең сумнан йөри. Быел җиләк бик эре. Җиләк җыю кечкенәдән канга сеңгән инде безгә. Өченче сыйныфта укыганда ук берәр чәйнек тутырып кайта идек. Савытың тулмыйча кайтырга ярамый иде. Быел еланнар күп, диләр. Ышанмыйм! Уйдырма гына ул. Ничә ел йөрибез, ник бер елан, ник бер аю очрасын! Бездә каен җиләгенә йөрүче алай күп түгел. Аның өчен унбиш чакрым ераклыктагы авылга барырга кирәк.
Авылыбыз зур түгел. 44 хуҗалыкта 112 кеше яши. Күбесе – өлкәннәр. Шуңа да карамастан гөрләтеп яшибез. Мал да тотабыз, авылыбызда көтү дә чыга әле. Сыер-үгезләрне кертеп, көтүгә 28 баш мал йөри. Хәзер бик җайлы бит. Электр көтүче сузасың да, эше бетә. Малсыз калырга ярамый. Сыерлы көн – сыйлы көн ул. Сөтне 36 сумнан тапшырабыз. Сорап килүчегә 3 литрлы банкасын 150 сумнан бирәбез. Тормышыбыз бик җитеш, шөкер. Авылыбыз бик бердәм. Ишек-капкаларның бикле торганы юк. Юлыбыз бар. Су, газ кергән, сыер савучы, ат караучыларыбызга авылда эш бар. Читкә китеп эшләүчеләр юк. Сугышлар гына бетә күрсен. Ике егетебез СВОда. Исән-сау кайта күрсеннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез