Кайбер түләү көннәре ялларга туры килә, шуңа күрә акча күчерү графигы үзгәртелгән.
Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләрнең кайчан түләнәчәген аңлатканнар. Бу хакта “KazanFirst” яза.
Ноябрьдә балаларга түләүләр күчерүнең кайбер көннәре ял көннәренә туры килә. Шул сәбәпле, акча күчерү графигы үзгәртелгән. Шулай итеп, 2 ноябрьдә ата-аналарга түбәндәге түләүләр җибәреләчәк:
– 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие;
– 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган беренче балага (3 яшькә кадәр) пособие;
– эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы караган өчен пособие.
5 ноябрьдә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү бирелә.
8 ноябрьдә – эшләүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы караган өчен пособие түләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез