Ноябрь аенда Татарстанда инфляция күрсәткече нык үсеп, 8,83 процентка җиткән

Татарстанда ноябрь йомгаклары буенча еллык инфляция 8,83 процентка җиткән. Шулай итеп, әлеге күрсәткеч октябрьдә 8,32 процентка кадәр кимегәннән соң (сентябрьдә 8,71 процент булган), янә күтәрелә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” “Татарстанстанстат” мәгълүматларына таянып яза.

Шул ук вакытта республикада бәяләр 2023 елның декабреннән– 8,31, ә 2024 елның октябреннән – 1,41 процентка үскән. Хезмәтләр хакы исә 12,62 һәм 1,18 процентка арткан.

Азык-төлек (яшелчә һәм җиләк-җимештән башка) бер ел эчендә – 10,32, бер ай эчендә – 2,43 процентка кыйммәтләнгән. Яшелчә, җиләк-җимеш исә – 14,57 һәм 10,15 процентка.

Шул ук вакытта азык-төлек булмаган товарлар бәясе бер ел эчендә – нибары 4,85 процентка, бер ай эчендә – 0,59 процентка үскән

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре