«Россиянең Европа өлешендәге күпчелек территориядә һава температурасы нормадан югары булачак. Шул ук вакытта Азия өлешендә дә ноябрьдә җылы булыр шикелле», – дип аңлатып үткән метеоролог.
Моннан тыш, Вильфанд әйтүенчә, Ерак Көнчыгышта, Якутия һәм Хабаровск краенда ноябрьдә температураның нормага якын булуы көтелә. Фәкать Якутиянең төньяк-көнчыгышында, Чукоткада, Камчатка краенда гына аномаль суыклар күздә тотыла. «Бу төбәкләргә кыш алданрак килә, шуңа шулай», – дип искәртеп үткән галим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез