Нурлат укучылары һәм волонтерлар СВОга 28 тонна продукция әзерләп җибәргән

Нурлат районының Егоркино мәктәбе активистлары “Вкусняшки для победы” хәрәкәте волонтерлары белән берлектә СВОдагы хәрбиләр өчен коры ашлар әзерли. Гап-гади малайлар һәм кызлары инде менә 3 ел буе уртак изге эшкә зур өлеш кертеп килә. Алар махсус хәрби операция башланганнан соң үз куллары белән 28 тонна продукция әзерләгән инде, дип яза “Татар-информ”.

Менә мәктәпнең волонтерлар отряды күп катлы йортта юнәлә. Җитәкчеләре әйтүенчә, балалар, шәхси эшләрен читкә куеп, берсүзсез бирегә җыела. Аларны фатир хуҗасы Елена Алексеева якты йөз белән каршылый. Ул тагын бер кат коры ашның ничек ясалуын искәртә дә балалар эшкә керешә. Һәркайсының – үз бурычы.
“Минем бурыч – тәмләткечәр һәм сарымсак өстәү”, – ди 9 нчы сыйныф укучысы Валерий Иванов.

“Ашны капчыкларга тутыру өчен кәгазь кисәм. Анда ингредиентлар, әзерләү ысулы һәм җылы сүзләр язылган”, – дип сүзгә кушыла 6 нчы сыйныф укучысы Анастасия Перепелкина.
Егоркино мәктәбенең волонтерлар отряды 20гә якын активисттан тора. Әмма аларга барлык укучылар – олысы-кечесе булыша. Елена ханымның фатиры чын мәгънәсендә коры ашлар, “второй”ла” әзерләү цехына әйләнгән. Ә инде “Вкусняшки для Победы” активистлары китергән тартмалар печенье, перәннек, сохари һәм хуш исле чәй кебек тәм-томанан тора.
Бу көннәрдә балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы йөкләрен әзерлиләр. Техник средстволар, коры душ, кием-салым, эчке кием белән бергә, ашау-эчү әйберләре тутырылган тартмалар да юлга “кузгалачак”. Балалар, хатын-кызлар кулы белән әзерләнгән 500 килога якын азык-төлек дигән сүз бу.
Исегезгә төшерәбез: 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 2 миллион сумга кадәр бер тапкыр түләү ала. Түләү күләме арту республикадан бирелә торган түләүнең үсүенә бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре