Кырымның “Тайган” сафари-паркында өч арыслан биредә эшләүче хатын-кызны талап үтергән. Бу хакта “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Ведомство хәбәренә караганда, һәлак булган хатын-кыз сафари-паркта 17 ел эшләгән. Ул, җыештырмакчы булып, өч арыслан читлегенә кергән. Бәхетсезлегенә каршы, читлекнең ике бүлеме арасындагы ишек биген ачык калдырган. Ерткычлар, шуннан файдаланып, буш бүлемгә килеп кергән дә хатын-кызга ташланган. Хезмәтне саклау таләпләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган.
Зоопарк директоры Олег Зубков агентлык хәбәрчесенә бу коточкыч хәлдән соң арысланнарга мәңгелек йокы янамавын белдергән.
“Биредә арысланнар түгел, кеше үзе гаепле. Ерткыч ерткыч булып кала – алар, кеше хатасын кичермичә, үз инстинктлары һәм кагыйдәләре буенча яши”, - дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез