Газетага язылу

Өч бала боз астына киткән, аларның берсе һәлак булган

Свердловск өлкәсендә Режевск шәһәр буасында боз астына өч бала төшеп киткән. Бер бала үлгән - сигез яшьлек малай. Аның гаиләсе «учетта» торган, дип яза "РИА Новости".

Балалар бозда өлкәннәр каравыннан башка йөргәннәр. Сигез яшьлек кыз судан мөстәкыйль рәвештә чыга алган, ә җиде яшьлек кызны алар белән бергә булган тугыз яшьлек малай коткарып калган. Сигез яшьлек баланы исән килеш чыгарырга насыйп булмый.

Свердловск өлкәсе прокуратурасы килеп чыккан хәл факты буенча тикшерү башлады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре