Газетага язылу

Өч Чаллы кешесе Тукай районында нарколаборатория оештырган

Чаллының полиция хезмәткәрләре Тукай районындагы бакчачылык ширкәтендә нарколаборатория тапканнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, агымдагы елның августында наркотикларның законсыз әйләнешендә шикләнелү буенча Чаллы полициясе 32 яшьтән 38 яшькә кадәрге өч ир-атны тоткарлаган. Т

откарланучылар интернет-кибет аша Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә наркотиклар һәм аларны әзерләү өчен матдәләр әзерләү һәм тарату белән шөгыльләнүләрен таныганнар.

Лабораториянең фаразланган урыны буенча тентү вакытында полиция 300 литр реактив һәм наркотиклар җитештерү өчен кулланылган башка лаборатория җиһазларын алган. Экспертиза күрсәткәнчә, реагентларда мефедрон ясау өчен яраклы 4 килограмм матдә булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре