Җирнең кадере китмәсен. Яңа закон буенча, сатып алынган яки бүләккә бирелгән җир кишәрлеген файдалануга әзерлек эшләре өчен өч ел вакыт бирелә. Росреестр тәкъдим иткән бу документ 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.
Оешманың Татарстан бүлегендә аңлатуларынча, моңа кадәр Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1995 елдан гамәлдә булган 284 нче маддәсе нигезендә, торак яки башка төзелеш өчен билгеләнгән җир өч ел эчендә максатчан файдаланылмаса, суд карары белән тартып алынырга мөмкин иде. Ул вакытта җирне үзләштерү мәсьәләсе исәпкә алынмады, бернинди сроклар да куелмады.
– Законның шушы көйләнеп бетмәгән урыны булу аркасында, беренчедән, ташландык җирләр күбәйде, икенчедән, «сакаллы» төзелешләр саны артты, – ди Росреестрның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Линар Гатин. – Бу – нәрсә дигән сүз? Кайбер участокларны төзелеш башланганчы чистартырга, киптерергә, өслеген тигезләргә, ягъни бу җирне үзләштерергә кирәк. Әлеге эшләрне башкарганчы, төзелешне берничек тә башлап җибәреп булмый. Ә җирне алуга өч ел эчендә төзелеш башламаган хуҗа, бик намуслы булса да, суд карары буенча җаваплылыкка тартылды. Безнең бурыч – милек хуҗаларыннан җирне тартып алу түгел, ә үз кишәрлекләреннән файдалана алсын өчен ярдәм итү. Кишәрлекне тәртипкә китерү өчен өч ел аз түгел. Шушы вакыт үткәч, хуҗа кеше җирдән файдалана башларга, ягъни төзелешкә тотынырга тиеш. Күзәтү органнары бу эшләрне контрольдә тотачак.
2025 елның 1 мартыннан соң сатып алынган яки бүләк ителгән җирләрне үзләштерү милеккә хуҗа булуның беренче көненнән үк башланырга тиеш. Аңа кадәр участогы булган кешеләр өчен дә шушы срок саклана. Җирне үзләштерү буенча чаралар һәм аларның файдаланмыйча ятуы нәрсәне аңлатамы? Алары Россия Федерациясе Хөкүмәте актларында күрсәтелгән. Бу документлар буенча, җирне үзләштерү эшенә чүп-чардан арындыру, кирәк булганда киптерү яки дымландыру керә. Ә җирнең максатчан файдаланылмый ятуын күрсәтә торган билгеләрне контрольдә тотучы органнар хәбәр итәчәк.
Сан.
Росреестрның Татарстан бүлеге мәгълүматлары буенча, 2023 елда файдаланылмый яткан җирләр өчен кисәтү 264 милек хуҗасына ясалган. 2024 елда бу сан – 558.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез