"Мечталлион" лотереясенең өч катнашучысы 100 миллион сум суперпризны бүлешеп мультимиллионер булды, дип хәбәр итә РИА Новости Бөтенроссия дәүләт лотереяләре бренды матбугат хезмәтенә сылтама белән.
"Алар һәрберсе 33 миллион сумнан артык акча отты", - диелә хәбәрдә. Җиңүчеләр Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Чувашия Республикасыннан. Тагын тугыз кеше бер миллион сум күләмендә призлар откан. Бәхетле билетлар Курск, Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә, Башкортостан һәм Татарстан республикаларында, шулай ук онлайн сайтта һәм мобиль кушымтада сатып алынган. Тиражда җиңүнең гомуми суммасы 168 миллион сумнан артып киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез