Газетага язылу

Өч көннән артык кунак булу – әдәпсезлек

Кунак мәшәкать түгел, өеңә бәрәкәт алып килә. Ислам дине әнә шулай ди. Тик бүген әлеге фикер белән килешүчеләр күпме икән? Ник дигәндә, кунак килү хәбәрен алу белән, үз эшен ташлап, өен җыештыру, табын кору мәшәкатенә чума бит хуҗалар. Шулай булгач, динебездә кунакның урыны түрдәме? «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән әнә шул сорауга җавап эзләдек.

Өч көннән артык кунак булу – әдәпсезлек

– Рөстәм хәзрәт, мөселман кеше өчен кунак – кем ул?

– «Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанган кеше үз кунагына хөрмәт күрсәтсен», – дигән Рәсүлебез (с.г.в.). Рухы юмарт мөселман үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора. Ул кунакларны хөрмәт белән каршы ала һәм аларга хәленнән килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтә. Кунак – Аллаһның бүләге һәм бәрәкәте. Аның дәрәҗәсе турында язылган риваятьләр дә бик күп. Мәсәлән, кунак сөюче Ибраһим пәйгамбәр турында сөйләшик. Дөньяда иң беренче мәртәбә кунакларны кабул итү нәкъ менә Ибраһим галәйһиссәламнән башланган. Ибраһим пәйгамбәр кунаклар килгәнен яраткан, кунак килмәгән көнне ашын да ашамас булган. Өйләдә пешкән ашны да кунакка дип саклаган. Әгәр ике-өч көн кунак килми торса:

– И Раббым, миңа ни булды, ни килде – миңа кунак бирмәдең, – дия торган була.

Менә беркөнне кунак килә. Ибраһим галәйһиссәлам аңа:

– Син нинди дин тотасың? – дигән.

– Мин мәҗүси яһүдмен.

– Алай булса, сине кунак итү юк, синең динең башка икән.

Кунак өйдән чыгып барганда, Аллаһы Тәгаләдән: «Йә, Ибраһим! Син ни өчен ул бәндәне кунак итмәдең? Мин бит аны сиңа җибәреп, ризыгын синең кулыңда кылдым. Син аңа һични бирмәдең!» – дип хәбәр килгән.

Ибраһим галәйһиссәлам торып, кунак артыннан йөгергән:

– Зинһар, борыл! – дигән, әмма кунак борылмаган. – Ике дөя бирәм! – дигән, кунак борылмаган. Ахырда:

– Йөз дөя бирәм, зинһар, борыл! – дигән.

– Бу ни хәл инде? Башта кунак итмәдең, инде хәзер йөз дөя бирмәкче буласың? – дип аптыраган кунак.

– Аллаһ Тәгалә мине ачуланды, – дип җавап кайтарган Ибраһим галәйһиссәлам.

– Синең Тәңрең яхшы Алла икән. Дошман мәҗүси өчен хәтта дустын да ачулана, – дигән.

Әлеге риваятьтән күренгәнчә, кунак килү – зур дәрәҗә. Кунак өйгә килгәндә, йорттан кайгы-хәсрәт, пычрак, төрле зәхмәтләр китә. Шуңа күрә кунак итү – бик саваплы эш. Әгәр йортка күптән кунак килгәне юк икән, бу очракта йортка бәрәкәт килми, дип уйларга мөмкин.

– Өч көннән артык кунак булу – әдәпсезлек, диләр. Ни өчен шулай?

– Кунакчыл кеше кунакка игътибар күрсәтә: эшен ташлап, аңа табын кора, урын-җирен әзерли. Нинди генә якын туганың кунак булып килмәсен, тик аның өч көннән артык кунак булуы хуҗага зыян сала. «Эшем юк, кунак булыгыз», – дисә дә, кунак кабул итүдән мөһимрәк эшләр бар. Бу – әдәпсезлек, билгеле. Ислам дине кунакчыллык кагыйдәләрен тәртипкә салуны да читләтеп узмый: бер көн кунак итү – бүләк, өч көн кунак итү – мәҗбүрилек, ә аннан артканы сәдака булып санала.

– Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр. Бу – кунакка карата бердәнбер таләпме?

– Юк, әлбәттә. Таләпләр шактый. Кунак итүче кунакны яратса-яратмаса да, тиешенчә кунак итәргә, хөрмәт белән каршы алырга тиеш. Кунакны хөрмәт итү-итмәү динебездә шәхси эш булып саналмый, ул – мөселманның бурычы. Кунак булганыннан канәгать калырга һәм хуҗаны борчымаска тиеш.

– Кунак киләсе булса, хуҗабикәләр туй өстәле корырга тотына. Ә мондый мөмкинлегең булмаса нишләргә?

– «Ике кеше ризыгы – өч, ә өч кеше ризыгы дүрт кешегә җитә», – дигән Рәсүлебез (с.г.в.). Ягъни ислам дине көтелмәгән кунак килүдән бервакытта да курыкмаска өйрәтә.

Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килгәч, аны ансарларның берсе үзенең өенә алып кайткан. Кайткач, хатынына: «Аллаһ Илчесенең кунагын сыйла», – дигән. Хатыны: «Бездә балалар өчен булган ризыктан башка бернәрсә дә юк бит», – дигән. Ул әйткән: «Кичке ашны әзерлә, әгәр балаларның ашыйсылары килсә, йокларга яткыр». Хатыны ашарга пешергән һәм балаларны йокларга салган. Кунак алдына ризык китергәч, хатын шәмдәлне төзәтер өчен торган булып, аны юри сүндерә, шуннан соң алар ире белән ашаган булып кыланалар һәм ач килеш йокларга яталар. Иртән бу ансар Аллаһ илчесе янына килгәч, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең бу төндә кылган шул эшегезгә Аллаһы Тәгалә бик гаҗәпләнде, таң калды!» – дигән.

«Юрганга карап, аягыңны суз» дигән әйтем бар халыкта. Шуннан чыгып эш итәргә кирәк. Рәсүлебез галәйһиссәләм кунак өчен гадәттән тыш чыгымнар чыгарудан тыйган. Үзебез нәрсә ашыйбыз, шуны табынга чыгарыйк, шуны әзерлик.

– Кунак табынында: «Бу ризык хәләлме?» – дип сорарга ярыймы?

 – Кунак итүче үзе үк бу хакта әйтеп куярга тиеш. Гомумән, кунакның мөселман булуын белә торып, табынга хәрам ризык куймаслар. Әгәр дә инде теге яки бу ризыкның хәләллеге сорау тудыра икән, сораган өчен авызга сукмыйлар.

– Кунакны каршы алганда, озатканда күрешү, үбешү гадәте бар. Бу мөселманнарга хасмы?

– Мөселманнарда мондый гадәт бар: якын туганыбыз булганда күрешү, кочаклашу рөхсәт ителә. Әйтик, әби-бабаең, әти-әниең, бертуганнарың белән кочаклашу ярый. Ә туганнан туганнарың, аларның ирләре, хатыннары белән кочаклашу гөнаһ санала. Кунакка барганда да, дин кануннарын истән чыгармасак иде.

– Хушлашканда, «күрешеп тормыйбыз» диләр. Бу мөселман гадәтеме?

– Бу күрше милләт гадәтедер, чөнки мөселманнар элек-электән күрешеп килгән, күрешеп киткән. Рәсүлебез (с.г.в.) дә һәрчак күрешкән. Әйтик, ике кеше бергә барып, юлларын агач киссә, ягъни бер кеше агачның бер ягыннан икенчесе икенче ягыннан үтә икән, күрешеп, «әссәләмүгаләйкүм» дип әйтсеннәр, дигән. Саубуллашканда да хушлашу булырга тиеш.

– Элек кешенең иң зур кунагы күршесе булган. Хәзер якын туганнарын да кунак итмиләр. Бу нидән шулай икән?

– Күрше хакы – Аллаһ хакы, дибез. Рәсүлебездән берәү: «Күрше ул күпме, ничә өй?» – дип сораган. «Уңга-сулга, артка-алга кырыгар йорт», – дип җавап кайтарган рәсүлебез. Моны бер авыл дип карарга мөмкин. Электән шулай булган. Якын туганың белмәгән әйберне дә күрше белгән. Хәзер кеше үзгәрде, кыргыйланды. Лифтта барганда да исәнләшмиләр, шәһәр фатирларында күршесенең кем икәнен дә белмиләр.

Кунак итү әдәпләре

Ислам дине кунак кабул итүгә бәйле гореф-гадәтләрне сакларга һәм җәелдерергә өнди. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкәндә яшәеш тагын да күңеллерәк, ямьлерәк, ә җәмгыять бердәм була.

Мөселманнарның барысы да, мөмкинлекләренә карап, бер-берсен кунакка чакырырга, ә мөселман кеше, үз чиратында, әлеге чакыруга ихтирам белән җавап бирергә һәм үзенең дин буенча ир яки кыз кардәшенә кунакка барырга тиеш. Хәтта бер-берсеннән ерак яшәсәләр дә.

Аллаһы Тәгалә илчесе (с.г.в.), кунаклар чакырганда, иң беренче фәкыйрьләрдән башлый торган булган. Ятимнәр һәм мохтаҗ кешеләр шулай ук сезнең өйдә кунак була ала, чөнки алар игътибарга һәм тукландыруга мохтаҗ. Моның өчен Аллаһ Тәгаләдән зур әҗерле булырбыз.

Әгәр Аллаһ Тәгалә сезгә кунак җибәргән икән, димәк, Ул сезнең йортыгызга игелек җибәргән. Кунак безне икмәктән мәхрүм итми, киресенчә, өебезгә хәер-рәхмәт алып килә.

Хәдис

«Һәр кунак үз өлешенә насыйп икмәге белән килә. Башка берәүгә насыйп ризыкны берәү дә ашамас. Киресенчә, кунак кунакчыл йортның нигъмәтен һәм муллыгын арттырыр».

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре