Оренбург өлкәсенең Гае шәһәрендә өч студентны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Бу хакта якшәмбе, 3 октябрьдә, Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән ТАСС яза.
Полициядә ачыклауларынча, шикләнелүчене Орскида машинаны урлау омтылышында, Гаядан 30 чакрым ераклыкта тоткарлаганнар.
Элегрәк билгеле булганча, молекуляр-генетик экспертиза 30 яшьлек Александр Лазаревның өч үтерүдә катнашын раслады. Ул инде хөкем ителгән булган һәм колониядән 2021 елның җәендә чыккан.
17-19 яшьлек кызларның гәүдәләре 30 сентябрь иртәсендә Яшьләр урамында табыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, үтерүче аларны кухня пычагы белән суйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез