Газетага язылу

Өчләтә шатлык: Азнакайда бер гаиләдә өч игезәк бала туган

Алия Салихҗан кызы һәм Сергей Викторович Саргандаевлар гаиләсендә 3 игезәк бала туган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Азнакайның ЗАГС бүлегендә тупырдап торган өч малайга туу турында таныклыклар да тапшырылды инде.

Чып-чын могҗиза, әти-әнисе горурлыгына әйләнгән сабыйларга Ярослав, Владислав һәм Мирослав дигән мәгънәле исемнәр кушканнар. Бәхетле гаилә пары  узган елның июлендә кавышкан.

«Алия – Азнакайның 3 нче мәктәбендә тәрбия эше буенча киңәшче, ә Сергей – бораулаучы. Менә хәзер мәхәббәт җимешләре, язмышларның бәһасез бүләге – өч малай яшь гаиләнең дөньясын түгәрәкләндергән. Өч игезәкне дәүләт теркәвенә алу – зур дулкынлану, шатлык, горурлык хисләре белән сугарылган гаять мөһим вакыйга. Сергей һәм Алияне өч уллары белән чын күңелдән котлап, аларга иксез-чиксез бәхет, сәламәтлек, зур һәм дус гаиләгә иминлек телибез!», – диелә хәбәрдә.  

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре