Йөздән артык төрдәге гөлчәчәк, илледән артык төрдәге кактус һәм Кызыл китап «әһел»ләре. Сүз Ботаника бакчасы турында барамы әллә дип уйласагыз ялгышасыз. Казандагы гап-гади күпфатирлы йортларның берсе янында күз күрмәгән, колак ишетмәгән үсемлекләрнең ниндие генә юк. Аларны биредә яшәүче Мирсәлим Ибраһимов үстерә. Хыялы да бар. Хәер, йорт янындагы ясалма күлдә алтын балык йөзә инде.
Казанның Рихард Зорге урамындагы йортларның берсе яныннан узганда, дөнья мәшәкате белән башын күтәреп карарга җае булмаганнар да аһ итә. Күпкатлы йорт тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә, төрледән-төрле агач-куакларга күмелгән. Иң гаҗәбе: әлеге матурлыкны төзелеш өлкәсендә эшләүче Мирсәлим Ибраһимов тудырган.
– Гөлбакчаны үз ниятем белән үстерәм. Дөньяны аз гына булса да ямьлисем килә, – ди бакчачы тыйнак кына. – Тумышым белән Пермь өлкәсеннән. Казанга 1998 елда күченеп килдем. Шушы йорт тирә-юне ташландык хәлдә икәнен күргәч, аны матурлыйсым килде. Эшне моннан биш ел элек беренче каттагы балкон төбенә гөлчәчәкләр утыртудан башладым. Кайчандыр бер метр чамасы җир иде инде ул. Быел бу эшемә алтынчы ел китте. Йорт янындагы гөлчәчәкләрнең төрләре генә дә йөздән артты.
Чәчкәләр барысы да ачыклыкта үсеп утыра. Бернинди койма да, чикләү дә юк. Йорт яныннан үткән-сүткән кеше рәт-рәт булып тезелеп киткән гөлләмәләр арасына экскурсиягә кереп чыга. Без ярты сәгатьләп сөйләшеп торган арада гына да Мирсәлим Ираһимов әллә ничә кешегә чәчәкләр өзеп бирде, алдан сорап куючыларга үсентеләр тапшырды. «Кешеләргә матурлыкны күрсәтәсем килә. Рәхмәт әйтеп, баш иеп китәләр. Иң зур хөрмәт әнә шул. Берьюлы монда үскән лаванданы җыеп, мендәр ясап биргәннәр иде. Шуны бер әбекәйгә бүләк иттем. «Ике-өч көннән бирле изрәп йоклыйм», – дип рәхмәт әйтеп китте. Шуннан да күңелем булды. Әле күптән түгел генә сәнгать мәктәбеннән балалар килеп, ачык һавада дәрес үткәреп киттеләр», – ди ул.
Гөлчәчәкләр күршесендә иллегә якын төрдәге чалмабаш үсә. Аның агачсыман төре дә бар биредә. Ул башкалардан чәчәк төймәләренең зурлыгы белән аерылып тора. «Бөтен үсентеләрне дә үз акчама сатып алам. Сирәк булса да, булышучылар да бар. Бу бакчага күпме акча киткәнен хәтерләмим дә инде. Берсе-берсе 12 мең сумлык чәчкәләр дә бар биредә. Су сибәргә яңгыр суларын да җыям», – ди бакчачы. Биредә Кызыл китапка кертелгән әллә ничә үсемлек тә берни булмагандай үсеп утыра.
Бакчаның тагын бер үзенчәлеге – кактуслар. Монда аларның илледән артык төре бар икән. «Кактусларны төрле кибетләрдән дә, интернет-сайтлардан да сатып алам. Арада ашарга яраклылары да бар хәтта. Күбесе урамда кышлый алмый. Салкыннар башлангач, бүлмәгә алып кереп утыртам. Койма булмагач, кыш көне машина һәм җәяүлеләр юлларын чистартканда тракторлар да кар астында калган үсентеләргә зыян салырга мөмкин, – ди Мирсәлим Ибраһимов. – Үсентеләр турында мәгълүматны интернеттан укыйм, социаль челтәрләрдә бакчачылар төркемнәре аша белешәм, танышларым арасында белгечлекләре буенча ботаниклар да бар».
Баксаң, лалә чәчәге агачта да үсә икән. Казан уртасында бар ул. Дөрес, әлегә лириодендронның (агачсыман лаләнең төп атамасы. – Ред.) үсентесе кечкенә. «Әлеге агач табигый шартларда Төньяк Америкада үсә. Аның чәчәкләре лалә чәчәкләренә охшаган. Исеме дә шуннан. Агачсыман лалә кайчандыр безнең якларда да үскән һәм геннар дәрәҗәсендә сакланган дигән фараз бар. Агачны кышка томаламадым. Үзегез күреп торасыз, безнең табигать шартларында да яхшы сакланган, – ди бакчачы. – «Апорт» сортлы алмагач белән дә шул ук хәл. Элек аны Казахстанның Алма-Ата җирләрендә үстергәннәр. Алмалары зур, кызыл була. Анысын да каплап калдырмаган идем. Яз көне бик матур чәчәк атты. Тик май аендагы суыклар зыян салды». Сүз уңаеннан, 1900 елда Парижда узган җимешчелек күргәзмәсендә «Апорт» сорты дөньяда иң яхшысы дип табылган.
Әстерхан чикләвеге агачы янында биеклеге бер метрга кадәр җиткән агава да үсеп утыра. Соңгысының туган ягы булып, Мексика санала. Төп иле Согуд Гарәбстаны булган кара әнеч тә (черный тмин) безнең кояшка яраклаша алган әнә. «Биредә Экзотика дендроскверы, ягъни безнең якларда үсми, әмма үрчетеп була торган үсентеләр бакчасы булдырасым килә, – дип, хыялы белән уртаклашты әңгәмәдәшем. – Йорт артында буш яткан җирләр шактый. Шуларны тәртипкә китерүдә ярдәм сорап, Казан башкарма комитетына да мөрәҗәгать иттем. Тик әлегә җавап юк».
Күпкатлы йортта яшәүчеләрнең үз күлләре дә бар. «Фонтан ясап, суга карплар семьялыгына керүче балыклар җибәрдем. Арада алтын балыкка охшаган вуалехвост та бар. Монда аквариум балыкларын үрчетеп булмый, аларның ашкайнату системасы эшләмәячәк. Барлыгы 18 балык иде, 15 кенә калган. Әллә үзләре судан читкә сикереп үлгәнме, билгесез. Йорт кергән торак кооперативы, ярдәмгә килеп, күл янына камера урнаштырды. Минем гап-гади теләгемне аңлап булышкан кешеләргә бик зур рәхмәт», – ди Мирсәлим Ибраһимов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез