Өйдә асрарга ярамаган хайваннар исемлеген раслаганнар

Россиядә яшәүчеләргә өйләрендә 121 төрле хайван, шул исәптән крокодил, бүре, төлке һәм аю асрау тыела. ТАСС” хәбәренә караганда, Премьер-министр Михаил Мишустин үзенең боерыгы белән хайваннарның яңа исемлеген раслаган.

Аерым алганда, елан (кобра, мамба, тайпан, питон) һәм кәлтә еланның (агутеш, комод вараны), ташбаканың кайбер төрләрен (әйтик, кайман ташбакасын), мәчеләр семьялыгына керүчеләрне (арыслан һәм ягуар), гиена, фил, мөгезборын, бегемот, маймыл һәм уклы керпене (дикообраз), тюлень, морж, мурена кебек диңгез хайваннарын, тәвә кошы, пеликан, фламинго, пингвин, мәче башлы ябалак, торна, агулы үрмәкүч һәм баканың кайбер төрләрен асрарга ярамый.
Тыю зоопарклар, цирк, дельфинарий һәм океанариумнарга кагылмый. Хөкүмәт мондый исемлекне 2019 елда раслаган инде. Менә хәзер аны, хайваннар белән эш итү турында яңа закон гамәлгә кергәч, яңартканнар. Хөкүмәт боерыгы сентябрь аеннан үз көченә керә. Ул 6 елга исәпләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре