Соңгы елларда өйдә бәби табу очраклары ешрак очрый башлады. Шәһәрдә генә түгел, авылда да бала тудыру йортын түгел, ә өй шартларын сайлаучылар турында ишетәбез. Өйдә бәби табу – җавапсызлыкмы, әллә үзеңне һәм сабыеңны чамадан тыш кайгыртумы? Әлеге зур адымга баручы әниләрнең һәм белгечләрнең фикерен тыңладык.
Хыял
Рәйдә Йосыпова – өч бала әнисе. Ике нарасыен – өйдә, төпчекләрен бала тудыру йортында тапкан.
– Мин табигыйлекне алга сөрүчеләрдән. Бала тапканда да ниндидер ашыктырулар, яки, киресенчә, процессны туктатып торуларын теләмәдем. Аннан соң дус кызларым бала табу йортында булган күңелсез очраклар турында да сөйләп куркыттылар. Тагын бер танышым үзенең өйдә бәби табуын сөйләп кызыктырды. Боларның барысы да акрынлап күңелемә сеңеп барды. Ә бер танышым яхшы доулны (өйдә бәби табучы хатын-кызларга ярдәм итүче кеше. – Авт.) белүе турында әйткәч, бөтенләй бернинди дә шик калмады. Аның телефон номерын җыйдым, – ди Рәйдә.
Өч бала әнисе фикеренчә, өйдә бәби табу – бик җаваплы эш. Шуңа күрә булачак әнинең янында үз эшенең остасы булу бик мөһим.
– Сүз дә юк, мин үзем генә бу эшне башкарып чыгарга тәвәккәлли алмас идем. Ә доул үз эшнең остасы булып чыкты. Бик ипле, җайлы кеше. Үзем берни белмәсәм, аңламасам, сорашмасам да, мин аңа тулысынча ышандым. Иремнең янымда булуы да ышаныч тудырды. Шуннан соң бәби туар көн җитәрәк мин доул белән табасымны тәгаен хәл иттем. Мин бернидән дә курыкмадым. Барысын да доулыма тапшырдым. Беренче балабызны табарга ярдәм иткәндә аның медицина белеме дә юк иде, шуннан соң ул укып чыкты, – ди Рәйдә.
Уллары вакытыннан алда – 37 атнада туа. Шөкер, бала җитлеккән була, бернинди дә проблемалар килеп чыкмый. Табибларга исә бер атна узгач, балага туу турында таныклык алгач кына бара.
– Йөклелек чорын күзәтеп баручы табибым өйдә табуымны белгәч, бик ачуланды, әлбәттә. Балалар поликлиникасыннан да тиз арада килделәр. Ләкин бар да яхшы булгач, зурга җибәрмәделәр, өстәмә тикшерүләр уздырмадылар. Ул чакта әти-әнием дә каршы булды, бигрәк тә әтием моны кабул итәргә теләмәде, бик ачуланды, – ди ул.
Икенче балаларын көткәндә дә Рәйдәнең карары нык һәм ачык була: монысын да өйдә табам! Һәм шулай эшли дә. Өченчесен дә өйдә тапкан булыр иде, тик сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыга.
– Табиблар тромбофлебит дигән диагноз куйгач, үзем дә шикләндем, ирем, әти-әниләр дә рөхсәт бирмәде. Беренче сәбәбе шул иде. Икенчедән, доулым чит илгә китте, ә мин башка андый ышанычлы кешене таба алмадым. Шуңа күрә төпчегебезне бала тудыру йортында килешү нигезендә таптым. Балам бик тиз арада дөньяга аваз салды. Мин аны бик яхшы таптым, тик бишенче көнгә кызыбызның температурасы күтәрелде, тәненә бетчәләр чыкты. Минем ялваруларыма, үтенүләремә карамастан, аны йогышлы авырулар хастаханәсенә озаттылар. Алты көн балабызны күрә алмадым. Бу безнең өчен бик авыр чор булды, – ди Рәйдә.
Шулай итеп, аның өйдә дә, бала табу йортында да алган тәҗрибәсе барлыкка килә.
– Караңгы, җылы һәм тыныч – бәби тапканда әлеге шартларның булуы бик мөһим. Боларның барысы да өйдә бар. Шуңа күрә миңа өйдә күпкә рәхәтрәк булды. Доулым анализларны да тикшереп, барысын да күзәтеп барды, әлбәттә. Әгәр нинди дә булса авырлыклар булса, алынмас та иде, билгеле. Әнинең дә, бәбинең дә куркынычсызлыгы, саулыгы – беренче урында. Минем танышларым арасында да өйдә бәби табучылар артканнан-арта бара. Бу күренеш мөслимәләр арасында гына түгел, ә үзенең һәм баласының саулыгын кайгырткан һәр хатын-кыз өчен актуаль, – диде өч бала әнисе.
«Белми дә калдык»
Гөлсем Ибраһимованың (исемнәре газета өчен үзгәртелде. – Авт.) да килене, бар кешене шаккатырып, беренче сабыен өйдә тапкан. Ул бу турыда беркемгә дә әйтмәгән.
– Киленебез – мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән бала. Үзе дә бик дини. Узган ел улыбыз белән гаилә кордылар да безнең йортта бергәләп яши башладык. Озак та узмады, киленебезнең бәби көтүен белдек. Тик беркөнне алар район үзәгендә фатир арендалап, шунда яшәячәкләрен әйттеләр. Зур йортта матур гына торганда кинәт кенә шундый карарга килүләренә бик гаҗәпләнсәк тә, яшьләргә каршы килмәдек. Бу вакытта киленебезнең йөклелегенә 5 айлар чамасы иде. Алар шулай алдан план корып, бәбине өйдә табарга ниятләгән булганнар инде. Чөнки мин үзем андый әйбердән бик куркам, рөхсәт тә бирмәгән булыр идем, – ди Гөлсем ханым.
Улларыннан сөенечле хәбәрне төнлә алалар. Берни белмәгән әниләре, гаҗәпләнеп: «Улым, хастаханәгә кайчан барып өлгердегез соң сез?» – дип сорап куя.
– Кодагыебыз җиде баласын да өйдә тапкан. Алай гына да түгел, аларның үзләренең таныш акушер-гинекологлары бар. Киленебезне дә ул бәбиләткән. Кодагый да, улыбыз да янында булган. Нәкъ борынгыча, кендекне дә улыбыздан кистерткәннәр. Балалар бер-ике көн эчендә поликлиникага барып, бөтен анализларны биреп, тулысынча тикшеренделәр. «Без мондый хәлне күрмәгән бит, болай да була икән», – дидем. Хәзер инде барысы да артта калды, сөенеп туя алмыйбыз. Бүген оныгыбызга – 2 ай, шөкер, сау-сәламәт, бик тыныч. Балалар да авылга, үзебезнең янга кайтты. Ләкин икенче юлы да тәкъдим итсәләр, барыбер өйдә табуына каршы булыр идем, чөнки әле дә куркам, – ди бәхетле дәү әни.
Узган гасыр
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел республикада барлыгы 35,5 мең бала туган. Төгәл саннар китермәсәләр дә, соңгы елларда хатын-кызлар, белгечләрнең киңәшләренә колак салып, өйдә бәби табу очракларының кими башлавын әйттеләр.
– Өйдә бәби табу бер кеше өчен дә хупланмый, – диделәр министрлыкның матбугат үзәгендә. – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы моңа каршы: бу сәламәтлек өчен куркыныч. Нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыкса, сәгатьләр минутка тиң, вакыт бик тиз ага. Әгәр якында гына кирәкле медицина техникасы һәм белгечләр булмаса, өзлегү үлемгә китерергә мөмкин.
Министрлыкта аңлатуларынча, йөклелек ничек узуга карап, хатын-кызлар өч дәрәҗәдәге бала табу йортына озатыла: сау-сәламәт йөклелек – беренче дәрәҗә, берникадәр авырулары булганнар – икенче, ә сәламәтлекләре белән җитди проблемалар булганнар – өченче.
– Аларны заманча медицина җиһазлары һәм квалификацияле кадрлар булган учреждениегә җибәрәләр. Бу булачак әни белән баланың сәламәтлеге, гомере өчен бик мөһим. Әлеге эшләр нәтиҗәсендә соңгы елларда Татарстанда балалар һәм әниләр үлеме күпкә кимеде, – диделәр министрлыкта.
Татарстанның атказанган табибы, югары квалификацияле акушер-гинеколог Фирая Сабирова да хезмәттәшләренең фикерен куәтләде.
– Мин өйдә бәби табуга каршы, – диде ул. – Башта барысы да яхшы булып, һич уйламаганда ниндидер проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Акушерлык – бик нәзберек юнәлеш ул. Ә өйдә бәби табу – узган гасыр. Кызганыч, бәби тапканнан соң өзлегү куркынычы бик зур. Бу вакытта әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә хатын-кыз янында тәҗрибәле, квалификацияле белгечнең булуы бик мөһим. Хәтта янда акушер булган очракта да, кирәкле медицина җиһазлары булмаска мөмкин. Шуңа күрә мин беркайчан да өйдә бәби табарга киңәш итмәс идем.
Фирая Сабирова әйтүенчә, бүген мондый хатын-кызлар очраштыргалый. Әлеге адымга күпчелек очракта мөселман хатын-кызлары бара.
– Алар моны үзләренең дини күзаллауларыннан, чикләүләрдән чыгып эшли. Тик хәзер бит түләүле клиникаларда да «дәвалау учреждениесендә өйдәге шикелле бала таптыру» дигән юнәлеш бар. Аларда күпкә куркынычсызрак. Булачак әниләр аларга хәтта үзләренең доуллары белән дә килә ала. Моңа бернинди чикләүләр юк. Гомумән, бәби тапканда хатын-кыз үз янында кемне күрергә тели – шуны алып керә ала. Кыскасы, бездә бик яхшы перинаталь үзәкләр, бала тудыру йортлары, клиникалар бар. Шуңа күрә мин бала тудыру йортына барырга теләмәгән хатын-кызларны берничек тә аңлый алмыйм, – диде табибә.
Элек безнең әбиләребез өйдә, хәтта урак өстендә кырда да бәби тапкан. Хәзер замана хатын-кызлары шулкадәр көчсезләндемени икән соң?
– Ул вакытта үлем-китем дә күп булган бит, – дип җавап бирде белгеч безнең соравыбызга. – Сабыйлар да, хатын-кызлар да үлгән. Узган гасырны мисалга китергәндә менә шул турыда никтер уйламыйбыз, сөйләмибез. Ә уйларга һәм фикерләргә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез