Газетага язылу

Өйләнү турында сөйләнү: яшьләрне әти-әни булырга өйрәтмәкчеләр

Быел мәктәпләрдә гаилә дәресләре укытыла башлады. Россия Мәгърифәт министрлыгы киләсе елдан югары уку йортлары студентларына да «Булачак әти-әниләр мәктәбе» курслары оештырырга җыена.

Өйләнү турында сөйләнү: яшьләрне әти-әни булырга өйрәтмәкчеләр
Илдар Мөхәммәтҗанов

Иртә булган саен яхшырак, ди әнә түрәләр. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да, бала алып кайту турында 28–29 яшьтә түгел, балигъ булганнан соң мөмкин кадәр тизрәк уйларга кирәк, дип белдерде. Әти-әни булырга өйрәтеп буламы?

 

Мөнәсәбәтләрне җайлау

 

Вузлардагы курс «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысасында оештырылачак. Ул яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруны күздә тота. Студентларны гаилә корырга, бала карарга, акча тотарга өйрәтмәкчеләр. Шулай ук репродуктолог, педиатр, психологлар да үз киңәшләрен бирәчәк. Сүз уңаеннан, бүген илдәге югары уку йортларында гаилә корган 50 меңгә якын студент белем ала. 13 мең парның инде балалары үсә. Мәгърифәт министрлыгы студентларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын да эшләгән. Яшь әниләргә бюджет бүлегенә күчүдә ярдәм итү, тулай торакларда урыннарны беренче чиратта гаиләсе булганнарга бирү каралган. Программа ел дәвамында тагын да тулыландырылачак. Депутатлар вузларда гинеколог кабинетлары, балалар өчен бүлмәләр булдыруны тәкъдим итә.

КФУ студенты Ландыш Иргалиева бер ел элек кияүгә чыккан. Бала табарга ашыкмый әле. Башта диплом алырга кирәк, ди. Ни өчен дигәндә, укыган вакытта бала тәрбияләү җиңел булмаячак.

– Вузларда әти-әниләр мәктәбе булдыру турында мин дә ишеттем. Бик кызык тоелды. Андый мөмкинлек булса, үзем дә укырга риза. Анда бала карарга да, акча тотарга да өйрәтәчәкләр. Без, хатын-кызлар, кибетләргә йөрергә яратабыз. Ә бала тугач, чыгымнар тагын да артачак. Шуңа күрә акчаны тотарга өйрәнү файдалы булачак, – ди 5 нче курс студенты Ландыш Иргалиева. – Барыннан да бигрәк әти-әни мөнәсәбәтләре кызыксындыра. Әни белән мөнәсәбәтләр яхшы, ә менә әти белән юк, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Яки киресенчә, әнисе белән уртак тел таба алмыйлар. Каян килеп чыга бу? Менә шул сорауларга да җаваплар кирәк, дип уйлыйм. Замана әти-әниләре балалары өчен артыгын борчыла. Бу балага да, үзләренә дә начар. Артык иркәләп тә үстерергә ярамый. Бу яктан да белемнәрнең артыгы булмас.

 

Акча тота белү кирәк

 

Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Шәяхмәтовлар – 14 балага әти-әни. Шуның 12 сен үз гаиләләренә сыендырганнар. Ике балалары тормыш корган инде. Бер уллары СВОга киткән.

– Вузда түгел, мәктәптә үк өйрәтә башларга кирәк. 6–7 нче сыйныфта финанс белеме фәне керсә, әйбәт булыр иде, дип уйлыйм. Акча тота белү бик мөһим. Аны юк-барга туздырсаң, гаиләне ничек итеп алып барасың? Күп нәрсә үзебездән тора. Үзең үрнәк булмасаң, никадәр генә акыл сатсаң да, баланың башына керми, – ди Ракыйга Шәяхмәтова.

Шәяхмәтовлар гаиләсенең – үз кагыйдәләре. Бар нәрсәне дә бергә эшләргә тырыша алар. 3–4 яшьтән үк һәр баланың үз йөкләмәсе бар. Кемдер тузан сөртә, гөлгә су сибә, кемдер чебешләр карый. Җыештыру эше дә бүленгән. Кемдер – кухня, юыну бүлмәсендәге, кемдер үзенекендәге чисталык өчен җавап бирә. Олылар әйткәнне кечкенәләр тыңларга тиеш, дип өйрәтәләр.

– Гаиләдә татулык булсын өчен, бер-береңә юл куяр белү кирәк. Кычкырганчы, тирән итеп сулыш алыгыз яки бер йотым су эчеп куегыз. Әйткәч, соң булырга мөмкин, дип өйрәтәм, – дип киңәш бирә хуҗабикә.

 

Чарасы да булсын

 

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Айгөл Хурамшина, бала карау, анда үзгәрешләрне өйрәнү буенча яшьләргә мәгълүмат җитми, дип саный.

 – Булачак педагоглар яшь үзенчәлекләренә бәйле психологияне өйрәнә. Ә менә башка юнәлешләрдә ул әллә ни юк. Энекәш, сеңлекәшләре булмаса, яшьләр аны бөтенләй белми. Гаиләләрдә гадәттә бер-ике бала тәрбияләнә. Күбесе әби-бабай белән яшәми. Шуңа күрә тәҗрибә юк яшьләрдә. Алар бит балага күктән төшкән кебек итеп карый, ничек тотарга икәнлеген дә белми. Шуңа күрә гаилә белеменә мәктәп, вузларда өйрәтергә кирәк. Әйтеп кенә дә колакка керми. Кызыксындыра торган чаралар булырга тиеш. Безнең заманда авырга узучы хатын-кызлар өчен «Яшь әниләр» мәктәбе бар иде. Шифаханәдә бушлай ял иттек. Демография үсеше түбәнәйгән 2000 нче елларда андый мөмкинлек бар иде. Шуларны кайтару да кирәк, – ди Айгөл Хурамшина.

Әлмәттәге «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Гөлия Җамалиева да, гаилә белеме бик кирәк, дигән фикердә.

– Үзгәреш чорында җенси тәрбия турында да аңлату кирәк. Элек хатын-кызлар консультацияләрендәге табиблар, мәктәпкә килеп, аңлату эшләре алып бара иде. Әти-әниләр исә бу хакта гаиләдә сөйләшергә ояла. Гаилә психологлары да кирәк. Яшьләр яратышып өйләнешә дә, мәшәкатьләр башлангач, уртак тел таба алмый башлый. Алай гына түгел шул. Кешене үзгәртергә тырышырга кирәкми. Ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, – ди ул.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың әйткән сүзләре Казанда яшәүче дүрт бала әнисе Гунча Нурҗанованың ачуын китергән әнә.

– 18 яшьтә бала табып, ике эштә эшләргәме? Бала пособиесе бик аз. Хәзер түгәрәкләргә генә дә айга 4 мең сум китә. Репетиторның бер сәгате – 1 мең сум. Ашатасы, киендерәсе, мәктәп кирәк-ярагына бирәсе. Чыгымнар күп. Мәктәптә гаилә белемен өйрәтүне хупламыйм. Балалар укырга тиеш. Вузларда булса ярый. Гаилә кыйммәтләрен әти-әниләр бирергә тиеш, дип саныйм, – ди Гунча.

 

Өйрәтәләр мәктәпләрдә

 

Мәктәпләрдә «Гаилә белеме» курслары 2012 елда ук кертелгән иде. Быелгы уку елында ул барлык мәктәпләргә дә мәҗбүри. Аны «Минем гаиләм» дип тә атыйлар. Һәр төбәк үз китабын әзерләде.

– Татарстанныкы үз эченә милли төбәк компонентын алган. Өстенлеге шунда. Аерым укытучылар да әзерләнде. Китап авторы Лидия Карцева кайбер районнарда бакчалардагы сабыйлар өчен курслар да әзерләде. Ул бит өлкәннәргә карата да хөрмәт уята торган чаралар, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Семен Федоров. – Гаилә белеменә һәр кешене өйрәтергә кирәк. Югары уку йортларында белем бирү файдалы гына булачак. Республикадагы «Татарстан варислары» оешмасының «Әбием сандыгы» дигән чарасы бар. Ул гаилә кыйммәтләрен саклауны күздә тота. «Минем гаиләм» дигән шәҗәрәләр төзү программасы бар. Анысы да – кирәкле юнәлеш. Әгәр без шуларны оештырмасак, аларны кем үткәрер?

 

Белгеч фикере

 

Лидия Карцева, «Россия гаиләсе» илкүләм комитетның төбәк бүлеге җитәкчесе, «Гаилә белеме» курсының авторы:

 – «Гаилә белеме» курсы бөтенләй башка мәсьәләләргә багышлана. Укучыларга никах һәм гаилә институтларының, гаиләдәге рольләрнең асылы аңлатыла. Рольләр барысы да – парлы! Улының әти-әнисе, оныгының әбисе һәм бабасы, бертуганының абыйсы һәм апасы һәм башкалар. Туганнар белән үзеңне ничек тотарга? Гаиләдә нинди булырга? Нәрсәне рөхсәт итәргә ярамый? Якын кешеләр нәрсә көтә? Алар гаиләнең яшәү асылын күзалларга тиеш. Никахка кергәннаргә андый сораулар бирергә кирәкми. Ә үсмерләр өчен – нәкъ вакыты. Шунысы кызык: укучылар бу дәресләрне көтеп ала. Иң мөһиме – бу эшнең системалы алып барылуы. Гаилә кыйммәтләрен өйрәнүгә җитди караган укучыларның тәртибе дә башка. Татарстан мәктәпләрендә 13 ел буе гаилә дәресләрен укыту тәҗрибәсе шуны күрсәтә.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре