• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Октябрь аенда нинди үзгәрешләр көтелә?

* Бюджет өлкәсендә эшләүче кайберәүләрнең һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең эш хакы 7,6 процентка арта. Бу яңалык федераль оешмалар, федераль дәүләт органнары, МВД, ФСИН кебек барлык көч ведомстволары хезмәткәрләренә, хәрби частьларның гражданлык персоналына кагыла.

* Микрофинанс оешмалары (МФО) 22 октябрьдән ипотека бирә башлаячак. Әлбәттә, биредә барлык МФО һәм ипотеканың барлык төрләре турында сүз бармый. Бары тик 100 процент төбәк карамагындагы микрофинанс оешмалары (асылда дәүләт оешмалары) гына мондый хокукка ия булачак. Тагын бер чикләү: төбәк МФОсы фәкать дәүләт программалары буенча гына ипотека бирәчәк. Мондый оешмаларны Россия банкы аеруча зур игътибар белән күзәтеп торачак.

* Акчаны озак сроклы саклау программасында катнашу җиңеләя. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (НПФ) салынган саклык акчага, билгеле бер шартларны үтәгән очракта, дәүләт тә үзеннән өсти, дигән сүз бу. Хәзер программа кысасында НПФ белән Дәүләт хезмәтләре порталы аша да килешү төзергә мөмкин булачак.

* Үзмәшгульләргә кредит каникулы алырга рөхсәт  ителә. 1 октябрьдән бу җәһәттән закон үз көченә керә. Документ нигезендә, каникул һәр кредит буенча (эшмәкәрнең кредиты берничә булган очракта) биш елга бер тапкыр алты айга бирелә. Әлбәттә, шартлары бар. Әйтик, кредит килешүе 2024 елның 1 мартыннан соң төзелгән булырга, бизнес үзгәртеп оештырылу, бетерелү яки бөлгенлеккә төшү хәлендә булмаска тиеш.

* Банкка өч елга кадәр салып, вакытыннан алда алып булмый торган кертем (безотзывный вклад) буенча банк «шартлаган» очракта бирелергә тиешле  иминият акчасы 2,8 миллион сумга җитәчәк. Әлегә ул башка төрле кертемнәр кебек 1,4 миллион сум тәшкил итә.

* Банкларда «махсус төймә» пәйда булачак. Зур банкларның мобиль кушымталарында мошенниклар турында тиз генә хәбәр бирү өчен махсус төймә булдырыла. Ул акча күчерүгә ниндидер шик төшсә, клиентка шундук хәбәр итү, һәр шикле гамәл турында электрон белешмә алу (полициягә мөрәҗәгать итү өчен) мөмкинлеге бирәчәк.  Моннан тыш 1 октябрьдән барлык банклар мошенниклар счетларына банкомат аша акча күчерүчеләрдән мөрәҗәгать кабул итәргә тиеш.

* Төзелеш материалларын, көнкүреш химиясе, кызыл уылдыкны маркировкалау буенча яңа кагыйдәләр кертелә. Цемент, бетон һәм кайбер башка төзелеш катнашмалары өчен мәҗбүригә әйләнәчәк бу. Һәркайсының цифрлы коды җитештерүчедән кибеткә кадәрге юлын ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук кызыл уылдык күләмен чагыштырып карау гамәлгә кертелә: әйләнешкә күпме күләмдә кертелүе турындагы мәгълүматлар ветеринария документларындагы мәгълүматларга туры килергә тиеш. Бу яңалык  базарга «ялган» товар  эләгү куркынычын киметүне күздә тота.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре