Газетага язылу

Октябрьдә торак сату-алуга бәйле килешүләр төзү саны арткан

2025 елның октябрендә ТР Росреестры уңышлы гамәлгә ашырылган сату-алуга бәйле 16 меңнән артык килешү теркәгән, бу сентябрьгә караганда 15,5 процентка күбрәк. ТР Росреестры матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Барыннан да бигрәк торак бүлмәләр сатып алганнар. Икенче урында – шәхси торак йортлар, алар буенча төзелгән килешүләр саны 13,6 процентка (1 291дән 1 466га кадәр) арткан. Өченче урында – җир кишәрлекләре һәм торак булмаган бүлмәләр (10,4 һәм 13,2 процентка арткан).

«Сентябрьдә сатып алу активлыгы акрынайганнан соң без яңадан октябрьдә күчемсез милекнең икенчел базарында килешүләр саны артуын күзәтәбез, өстәвенә объектларның барлык төрләре буенча да. Агымдагы ел күрсәткечләрен айлар буенча анализлап карасаң, октябрь бу уңайдан рекорд куйды, сату-алу килешүләре нигезендә 16 300дән артык хокук күчүе теркәлде. Моңа кадәр августта шулай булган иде. Ел ахырында килешүләр санының артуын исәпкә алып, без килешүләр күләме үсүен дәвам итәр дип көтәбез», – дип хәбәр итте Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

2025 елның 10 ае эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу шартнамәләре нигезендә хокукларның 129 468 күчүе теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре