Олег Морозов 26 мартта башлангыч тавыш бирүгә кандидат сыйфатында теркәлеп, электрон документларын тапшырган. Бүген ул докуменларының төп нөсхәләрен төбәк оештыру комитетына китерде.
Парламентчы 33 нчы Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча башлангыч бирүдә катнаша. Аның фикеренчә, парламент эше – берничә ел дәвамында һәм хәтта берничә чакырылыш дәвамында үзләштерелә торган һөнәр. “Моның ниндидер уңай яклары да бар. Чыннан да, барысын да бик яхшы аңлап, үз эшеңнең остасына әйләнәсең. Инде бу осталыгымны, тәҗрибәмне хәзер, Дәүләт Думасы депутаты буларак үз эшемне нәтиҗәле башкару өчен, сайлаучыларыма да тәкъдим итәсем килә”, – дип билгеләп үткән ул.
Олег Морозов – “Бердәм Россия” партиясенең чишмә башында торган шәхес. Хәзер ул – Думаның Контрольлек комитеты рәисе. Җиде чакырылышта (II, III, IV, V, VI, VII һәм VIII) Дәүләт Думасына сайланган. Шул ук вакытта 2012 елда (VI чакырылыш), яңа эшкә күчүе сәбәпле, вәкаләтләрен үз өстеннән төшергән. 2015-2020 елларда Татарстаннан сенатор булып эшләгән. “Минем сайлау программасына нәрсәләр кертергә икәнен сайлаучылар үзләре әйтә.
Нефть химиясе үзәге – Түбән Кама шәһәре бар. Анда яшәүчеләр миңа 5 елга үзләренең наказларын булдыра. Мин шулар буенча эшләячәкмен”, – дип басым ясап әйткән Морозов.
Исегезгә төшерәбез: башлангыч тавыш бирү – Дәүләт Думасына сайлауда “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителергә ниятләүче барлык кандидатлар өчен мәҗбүри этап. Ул 16 мартта башланган. Кандидатларны тәкъдим итү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлаучылар, гадәттәгечә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлә. Теркәлү 26 апрельдә башланып, 29 майда төгәлләнә. Электрон тавыш бирү исә 25-31 май аралыгында хәл ителәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез