2030 елга кадәр илдә яшәүче һәркемгә 33 квадрат метр торак туры килергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин әнә шундый фәрман бирде. 2036 елда исә әлеге санны, гомумән дә, 38 квадрат метрга җиткерү күздә тотыла. Безне ничек тораклы итмәкчеләр? Ә иң мөһиме: кем хисабына? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
Май бәйрәмнәре арасында Владимир Путин 2030 елга һәм алга китеп 2036 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатлары турында указ имзалады. Халык телендә «май указлары» дип йөртелүче әлеге документта илкүләм 7 бурыч билгеләнгән: халыкны саклау, аның сәламәтлеген ныгыту һәм иминлеген арттыру, гаиләләргә ярдәм; һәр кешенең мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтен үстерү, ватанпәрвәр һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү; тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз мөхит; экологик иминлек; тотрыклы һәм даими үсештәге икътисад; технологик алдынгылык; дәүләт һәм муниципаль идарәнең, икътисад һәм социаль өлкәләрнең цифрлы транформациясе.
Кыскасы, бурычлар тормышның барлык юнәлешләренә кагыла. Куелган максатлар арасында илдә яшәүчеләрне уңайлы торак белән тәэмин итү турындагысы да бар. Владимир Путин 2030 елга кадәр илдә яшәүче һәркемне кимендә 33 квадрат метр, ә 2036 елга – 38 квадрат метр торак белән тәэмин итәргә кушты.
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче 61 миллион гаиләнең һәр өченчесе диярлек торак шартларын яхшырту турында хыяллана. Менә шуларны бәхет басмагае. Күз алдына гына китерегез: Президент әйткәннәрне исәпкә алып, баласыз ике кешелек һәр гаиләнең 66 квадрат метрлы торагы булса, ә бу – ике бүлмәле фатир дигән сүз, дөнья һичшиксез түгәрәкләнер иде. Тик күктән җиргә төшик тә, иң элек торак белән тәэмин итү күрсәткеченә ачыклык кертик. Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел азагында ул шәхси һәм бакча йортларын да кертеп, җан башына 28,8 квадрат метр (!) тәшкил иткән. Татарстанда ул – 29,2 квадрат метр. Чагыштыру өчен: Европада әлеге күрсәткеч уртача – 40, ә АКШ һәм Канадада 70 квадрат метрдан да күбрәк.
2020 елда Россиядә илдә яшәүче бер кешегә – 26,7, 2015 елда – 24,3, 2010 елда – 22,6, ә 1995 елда 18 «квадрат» туры килгән.
Башкаладагы милек агентлыгы җитәкчесе Алия Сәгыйтова әйтүенчә, бүген фатир сатып алырга теләүчеләрне аның мәйданыннан бигрәк, бәясе кызыксындыра.
– Беренчел кертем күләме, төп ставка кебек күрсәткечләр арту сәбәпле, халыкның торак сатып алу мөмкинлеге кимеде, – ди ул. – Шуңа күрә төзүчеләргә дә базардагы үзгәрешләргә яраклашырга туры килә. Бүген кечкенә мәйданлы фатирларга ихтыяҗ зуррак. Әле кайчан гына «еврофатир» колакка ят сүз булса, хәзер яңа йортлардагы фатирларның күбесе әнә шундый. Ягъни аш бүлмәсе белән кунак бүлмәсе кушылган. Шул рәвешле, төзүчеләр квадрат метрларны азмы-күпме янга калдыру бәрабәренә, фатир бәясен төшермәкче.
Фатир бәяләрен «ВТ» хәбәрчесе дә белеште. Түбә эзләп ерак йөрисе дә юк. Җиңү проспектында без яши торган йорт янәшәсендә генә өр-яңа торак комплексы төзи башладылар. Дөрес, әлегә койма белән уратып алынган төзелеш мәйданында җир казу эшләре генә бара. Ә фатирлар инде сатуда.
– Өченче каттагы 77 квадрат метр мәйданлы «евродүртле» 15 миллион сум тора, – диде телефон аша сату бүлеге хезмәткәре.
Мондый бәядән сүзсез калуымны аңлапмы, 2026 елның беренче яртысында төзелеп бетәргә тиешле фатирны мактарга ук тотынды. «Түбәсенең биеклеге – өч метр, фатирга радиаторлар да урнаштырылган, ишегалды ябык булачак», – дип сөйләп китте ул. Шул ук йортта 22 квадрат метрлы «фатир-студия» 6,5 миллион сум тора, ди. «Торакның бер квадрат метры якынча 200 мең сумга чыга. Фатир зуррак булган саен, ул арзанракка төшә. Теләсәгез, иске фатирыгызны үзебез сатып та бирәбез. Бу очракта аның акчасы турыдан-туры беренчел кертемгә тотылачак», – диде сатучы. Базарда вазгыять шундый.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, Президент куйган бурыч гаять зур яңалык булмаса да, моңа ирешергә дәүләт программалары гына ярдәм итә алачак.
– Илнең төзелеш тармагында болай да елдан-ел торак белән тәэмин итү күрсәткечен арттыру күздә тотыла, – ди белгеч. – Үз вакытында ана капиталы күп кенә гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга булышты. Чөнки яңа фатир сатып алганда беренчел кертемгә артык чыгым тотмыйча, шул акча да җитте. Ташламалы гаилә ипотекасы да торак базарын җанландырды. Алга таба төзүчеләргә йорт салганда «тиешле квадрат метрлар» турында искә төшерүләре дә ихтимал. Иң мөһиме – халыкның түли алу сәләте. Беркем дә торакны бушка бирмәячәк, билгеле. Торак белән тәэмин итү күрсәткече ул хастаханәдәге уртача һава температурасы кебек кенә. Тиешле «квадратлар»ны барыбер үзебезгә сатып алырга туры киләчәк. Шул исәптән, ипотека хисабына. Фатир бәяләре, төп ставка төшкәч, ел азагында арзаная башларга мөмкин, дигән фараз бар.
Марат Айзатуллин, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры:
– Бу елның 11 маена республикада 1 миллион 888 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу – төзелеш планының 60 процентын тәшкил итә. Социаль ипотека буенча еллык план 53 процентка үтәлгән. Сафка басарга тиешле 56 йортның 24ендә эш беткән. Шәхси торак төзелеше юнәлешендә 1 миллион 453 мең квадрат метр мәйданлы 10 мең 769 йорт кулланылышка тапшырылган. Бу – еллык планның 96 проценты.
Сан
Шәһәр икътисады институты мәгълүматларына караганда, соңгы ун елда яңа йортлардагы фатирларның мәйданы уртача 10 квадрат метрга кимегән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез