Өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге (34 проценты) чыгарылыш кичәсен мәктәптә уздырачак. 29 проценты ресторан яки банкет залында бәйрәм итәчәк, 17 проценты исә табигать кочагына чыгачак.
«Авито» белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әти-әниләр бу бәйрәмгә уртача 19 мең сум акча тотарга ниятли. Әмма сораштыруда катнашучыларның 47 проценты 10 мең сум белән чикләнергә уйлап тора. Ә 14 проценты нибары 5 мең сум тотарга җыена.
Кием-салымга килгәндә, әти-әниләр баласын уртача 12 мең сумга киендермәкче. Шул ук вакытта респондентларның 30 проценты бу максатта – 7 мең сум, 27 проценты 7–10 мең сум чамасы акча тотарга исәпли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез