Пассажирлардан урыннарны әйберләр һәм багаж белән тутырмауларын, өлкәннәргә, хатын-кызларга һәм балаларга урын бирүләрен, әдәпле булуларын сорыйлар. Аэропорт хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли.
Исегезгә төшерәбез, республикада төнге 1:42 сәгатьтән очучы аппаратлардан куркынычлылык режимы гамәлдә булды. Узган көнне, 1 гыйнварда, республикада шундый ук режим Мәскәү вакыты белән 08:06 дан 15:12 га кадәр җиде сәгатьтән артык дәвам итте. Казан һәм Түбән Кама аэропортларындагы чикләүләр фонында һава судноларын кабул итү һәм очыру вакытлыча туктатылды. Росавиациядә аңлатуларынча, бу чаралар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез