Газетага язылу

Олы юл башы: «ВТ» журналисты үзенчәлекле мәктәпләрне һәм укучыларны барлады

Быел республикада 11 нче сыйныфны – 16 мең, 9 нчы сыйныфны 47 мең укучы тәмамлый. Яшьләр олы юлга әзерләнгән арада без үзенчәлекле мәктәпләрне һәм укучыларны барладык.

Олы юл башы: «ВТ» журналисты үзенчәлекле мәктәпләрне һәм укучыларны барлады

«2ле»сез мәктәп

Мамадыш районының Түбән Ушма авылы мәктәбендә узган ел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы булмаган. Ә быел алар дүртәү: ике егет, ике кыз. Барысы да укуларын вузда дәвам итмәкче. Алар табиб, тәрҗемәче, төзүче, инженер булырга җыена.

– Былтыр мәктәп тулы булмаган кебек иде. Быел бик күңелле. 100 укучыбыз бар. «Соңгы кыңгырау» тантанасы урамда үтәчәк. Укучылар вальс әйләнәчәк, шарлар очырачак, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәчәк. Ә 1 нче сыйныф укучылары аларга истәлеккә бүләкләр әзерләде, – ди мәктәп директоры Зәйтүнә Шакирова.

Мәктәпнең башкалардан аерылып торган ягы да бар: монда укучыларга «2»ле кую гадәте юк. Укытучылар, начар билге белән балада укуга карата кызыксыну уятып булмый, дигән фикердә. Әмма сорау да туа: яхшы билге алырга ияләнгән балалар тормыш сынауларында югалып калмасмы?

– Мәктәп «5ле»се белән генә булмый, дөньяга караш та, башкарган эш тә сыйфатлы булсын дип аңлатабыз. Бала җырлыймы, бииме, нәфис сүз сөйлиме, көрәшәме, футбол уйныймы – барысын да җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Гап-гади эшче булганда да, синең осталыгың башкаларга кирәкле булсын. Укучыларны тормышта югалып калмаслык итеп әзерлибез, – ди Зәйтүнә Шакирова.

Ә моның өчен чаралар җитәрлек. Күптән түгел мәктәптә теннис ярышы уздырып, иң яхшы уенчыны билгеләгәннәр. Тиздән футболда тупны иң яхшы тибүче сыйныфны ачыклаячаклар. Укуда да, башка юнәлешләрдә дә «иң-иң»нәрне билгеләп үтәргә тырышалар. Пионерлар сабан туен да яңартып уздыралар. Анда һәр сыйныф башкарган эшләре турында хисап тота икән. Укучылар хәйрия концертлары куя. Акчаны шушы мәктәпне тәмамлап, СВОда катнашучы фельдшер егеткә медицина кирәк-ярагы өчен җибәрәләр.

Эзләре кала

Азнакай районының Сарлы авылы мәктәбен быел 1 генә укучы тәмамлый. Айбулат Минһаҗевка сыйныфташларыннан башка уку күңелсез булмаган үзе. Аның каравы белемне җитәрлек эстәгән, медаль алу өмете дә бар. Теләге – табиб булу.

Мәктәпнең мәшәкатьлерәк чагы әле: федераль программа буенча ремонт эшләре бара. Шул сәбәпле, укучыларга мәктәпнең Югары Стәрле авылындагы филиалында укырга туры килә. Бер айдан төзекләндереп бетерерләр дип көтәләр. Яңа җиһазлар да кайтачак. Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова укыган мәктәп тә әле бу. Яңа уку елында аны да кунакка чакырмакчылар.

– «Соңгы кыңгырау»га эшләр бетми шул. Балаларның бәйрәмне үз мәктәбебездә үткәрәсе килә дә бит. Ишегалдында булса да, уздырыйк әле, диләр. Уйлаштык та, клубта оештырырга булдык, – ди директор Минзилә Мөхәммәдиева. – Укучылар саны аз булу борчый инде безне. Бала бетсә, авыл бетә бит. Быел 40 бала укый. Узган ел бишкә күбрәк иде. Быелгы уку елында бер генә укучы белем алган дүрт сыйныфыбыз бар. Иң күп дигәне 9 нчы сыйныфта – 11 бала. Буш сыйныфлар юк.

Мәктәптә «Хәтер бакчасы» бар. Анда быелгы чыгарылыш укучылары 12 төп алмагач, гортензия, розалар утырткан. Былтыргы юкәләр үсеп килә. Үзләре китсә дә, эзләре кала шулай.

Иҗади бәйрәм

Яшел Үзән районының Әйшә авылы мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә укучылар артистка әйләнә: мәктәп елларын күздән кичереп, спектакль буларак тәкъдим итәргә җыена. Тантана 25 майда узачак. 9 нчы сыйныфны – 24, 11 нче сыйныфны 7 бала тәмамлый.

– Бүләкләр бирешү, акча җыешулар юк. Укытучыларга рәхмәт – җылы сүзгә дә шат алар. Аннан шул тәэсирләрдән дәртләнеп йөрибез. Балалар теләкләр әйтеп, һавага күгәрченнәр очыра. Бәйрәм җиткәндә бер атна ретро мәктәп формасыннан йөриләр. Чыгарылыш кичәсендә табигатьтә таң аттыру гадәте дә саклана, – ди директор Гөлнур Зиатдинова.

Хыял

Әгерҗе районының Исәнбай авылы мәктәбен быел өч укучы тәмамлый. Алар арасында көчле рухлы Иделия Зәйнуллина да бар. Берничә ел инде яман шеш белән көрәшә ул. Соңгы ике елда мәктәпкә үз аякларында бара алмаган. Әнисе Эльмира әйтүенчә, кызы ак алъяпкыч, матур күлмәген киеп бәйрәмгә барырга әзерләнә.  

– 8 нче сыйныфта укыганда кызыбызның кинәт аркасы авырта башлады. Бетәр дип дәваладык, уколлар кадаттык. Әмма сызлавы басылмады. Табиблар яман шеш тапты. Бер ел буе ятып кына торды. Тернәкләндерү курслары үтте. Аннан соң арбага утырды, – ди Эльмира ханым. – Хәзер инде уңай якка үзгәрешләр сизәбез. Табиб булу хыялы чынга ашмас инде. Әмма реклама юнәлеше буенча укуын дәвам иттерү теләге бар. Көннәр матур чакта мәктәпкә дә илттек, укытучылар өйгә дә килеп укытты. Укуда да сынатмый, кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Чәчәкләр, сумкалар ясый. Алга барырга, артка карамаска кирәк, дип әйтә. Кызыбызга үз аякларында йөрергә насыйп булсын иде!

 «Коткару хезмәте»

Кукмара районының Ядегәр авылы мәктәбендә дә унберенчеләр саны нибары өч кенә. Аның каравы бик иҗади сыйныф бу. Мәктәпнең «Коткару хезмәте»: Әмир, Азалия һәм Ләйсән.

Бу өч укучы – мәктәпнең иң тотрыклы бердәмлеге. Аларның табигать кануннарына каршы килә торган математик формуласы бар: (Әмир + Азалия) : 2 = Ләйсән. Бу формула – аларның киләчәк һөнәрләренә туры юл күрсәткече.

Азалия – сыйныфның булачак баш психологы.  Ул стрессны өйрәнеп, үз өстендә тәҗрибә ясаган. Киләчәктә аның кабул итү бүлмәсенә чират зур булачак. Ул пациентка бер караудан: «Тынычланыгыз, бу БДИ түгел, димәк, түзәрлек», – дигән диагноз куячак.

Әмир – сыйныфның космик тынычлык сакчысы. Йөрәгендә – КАИ (Казан авиация институты), ә үзендә – очучыларга хас тимердәй сабырлык. Мәктәптә Азалиянең бөтен паникасын сытып үтерә торган бердәнбер көч – Әмирнең фәлсәфи тынычлыгы. Ул очкыч төзегәндә дә, имтиханда да бер сызыктан тайпылмаячак. Чөнки КАИ студентына курку хас түгел, аңа бары тик сызымнар һәм төгәллек кирәк.

Ләйсән – киләчәк буыннарны коткаручы укытучы. Формула буенча ул –Әмирнең салкын канлылыгын һәм Азалиянең кайнар энергиясен урталай бүлгән идеаль укытучы моделе. Ләйсән мәктәпкә укытырга кайткач, Әмир кебек битарафларны уятачак, ә Азалия кебек паникага бирелүчеләрне тынычландырачак. Ике капма-каршылыкны урталай бүлә белгәнгә, ул булачак укучыларына билгеләрне дә бик гадел куячак.

Бу өчлек бергә булганда Ядегәр мәктәбе тыныч йоклый ала. Берсе коткы тарата, икенчесе очкыч тизлегендә тынычлык алып килә, ә өченчесе моны журналга язып куя.

Олы юл башында торучы егет-кызларга сабырлык һәм уңышлар телибез!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре