Өмет: «ВТ» журналисты апасы белән өч ай дәвамында Казан онкология диспансеры юлын таптады

Өзелмәсен генә! Өмет эзләп адәм баласы кая гына бармый. Табибтан да ярдәм эзли ул, өшкерүчесенә дә бара, күрәзәченең дә ишеген шакый. Әмма кайчак ул өмет аклана, ә кайчагында юк. «ВТ» журналистына апасы белән өч ай дәвамында Казан онкология диспансеры юлын таптарга туры килде. Табиблар ярдәмен, авыруларның шифа эзләвен, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтен күрдек. Башкалар кебек безне дә өмет йөртте.

«Җиңәрмен төсле»

Бирегә беренче тапкыр килгән көн әле дә истә. Тиз генә регистратурада документлар барлыйбыз да табибка күренәбез. Барысын да хәл итеп, кайтып та китәбез. Тик юк икән. Иң элек урамга ук сузылган чиратта торасың. Инде табибка кердем дип уйлыйсың, тик сине чакырмыйлар. Шунда утырганда танышлар да килеп чыга. Таныш булмаса, сөйләшеп, дуслашып китәсең. Арчадан Илфат абый, Балтачтан Гөлсинә, Нурлаттан Ләйсәрә ханым. Барысында да бер язмыш – дәва эзләп килгәннәр.

Илфат абый ашказаны авыртып тилмерткәч, башта районда, аннары монда тикшеренү үткән. Ике ел элек ашказанында яман шеш тапканнар. Операция уңышлы узган. Хәзер алты ай саен табибларга күренеп тора.

– Ирләр табибтан курыкса да, чир чабуыңнан эләктерсә, чыгып чабасың икән. Мин дә башта киреләндем. Янәсе, ни язган, шул булыр, дидем. Хатынга рәхмәт, өстерәп алып чыгып китте, – ди Илфат абый.

Авыруларны гына түгел, табибларны да кызганасың. Көненә ничәмә-ничә кешенең күзенә карап аны ни көткәнен әйтергә кирәк бит! Ә аларның бөтенесе дә өмет белән килгән. Кукмарада яшәүче Илһамия апа да шундыйлардан.

– Җиденче химияне алырга килдем. Аңа кадәр табибка керәм. И-и, Аллам, яшәүдән кем туйга?! Табибым әйбәт. Татар кешесе. Үз телеңдә сөйләшә алу да бәхет бит монда. Бөтен әйберне аңлата. Җиңәсең, апа, дип тора, – ди ул.

Гөлсинәгә әле 21 генә яшь. Яшәү өчен ничек көрәшергә туры киләсен аңлап та бетерми. Табибка керәм дә чыгам, дигән була ул. Шәфкать туташы аны бер өем кәгазьгә күмде. Бөтен анализларны яңадан тапшырасы да ике атнадан операциягә киләсе, ди.

Ниһаять, безгә дә җитте чират. Башта бик озак көттек, ә хәзер бер дә ишек ачып керәсе килми. Табиб ни әйтер? «Тиз генә күреник тә, операция, дисәләр, ясатыйк, химия бирсәләр, алыйк», – диде апабыз. Октябрь ахырында булачак туган көнен корбан ашы итеп уздырырга ашкынды ул.

Тик хастаханәдән тиз генә котылу насыйп булмады. Бала тапканнан соң гомерендә беренче тапкыр хастаханәгә килгән авыл хатыны өчен авыр көннәр башлады. Табибка күренү – аңа үзе бер сынау. Моңа кадәр гади генә анализларны да тапшырганы булмаган икән.

Өстәвенә апабызның чирен таба алмый тилмерделәр. Организмына метастазалар китсә дә, яман чирнең кайдан чыкканын озак эзләделәр. Кабат-кабат анализлар тапшыру, УЗИ, компьютер томографиясе узулар... Ахырда исә яман шешнең инде соңгы стадиясе икәнлеге ачыкланды. Үзенә берничек тә әйтә алмадык. Хәтта безне кабул иткән табибка да әйтмәскә куштык. Шөкер, тыңлады, өмете өзелмәслек итеп сөйләде. Апабызның чир турында ишетәсе дә килмәде. Ә хастаханәдән чыккач, чир бөтенләй онытыла. Тизрәк авылга, өемә кайтасым килә, ди. Аннары планнар кора. Туган көнен уздырасы, улларын өйләндерәселәре бар.

«Алдан килмәгәнсез»

Анализлар көткән арада апабыз авылына кайтып торды. Өметсез шайтан гына, диләр бит әле. Каяндыр ишетеп, кешеләр әйтеп, ул да читтән шифа эзләде. Бер танышы аны күрәзәчегә алып китте. «Синдә бозык. Үлемгә ясаганнар. Бернинди чирең дә юк», – дигән теге әби. Башка килеп йөрмә, мин карт инде, кабул итмим, дип тә өстәгән. Апабыз аннан бөтенләй начар кәеф белән кайтты. Инде нишләргә? Шунда тагын бер якыны үләннәр белән дәвалаучы бабай барын җиткергән. Аның янына әнисе чыгып киткән. Бер янчык акчаны бер капчык үләнгә алмаштырып, шуларның төнәтмәсен эчә дә башлаган. Алга китеш булмаса да, яшәтәсе килә. Авылдагылар шифаны әнә табигатьтән, шәһәрдәгеләр интернеттан эзли башлады.

Ерак түгел бер районда өшкерүче бар икән! Доганың зыяны булмас, барыйк әле. Инде чир әкренләп үзен сиздереп, урынга егып сала башлагач та, бирешәсе килми бит әле. Күп тә үтми, тагын бер багучы табылган. Әнә, теге шәһәрдә берәү бөтен нәрсәне белә икән. Бер якыны тагын өмет биргән. Ә бу ханым бөтенесен дә уздырган – алданрак килмәгәнсез, булыша идем, дигән. Хәтта авыр хәлдә ятканда да, берничә көннән савыгачаксың, дип ышандырган. Казан табибы апабызның озак тормаячагын, инде соң икәнен әйткән иде. Ул көн бер айдан килеп тә җитте. 50 яшенә бер атна калганда туганыбыз арабыздан китеп тә барды.

Авыр диагноз куелгач, кайдан көч табарга?

Психолог Гөлүсә Ахунова:

– Мондый чакта иң элек үз-үзеңне кулга алырга кирәк. Булдыра алмыйсың икән, психологка мөрәҗәгать ит. Аның бер дә ояты юк. Авыруыңны өйрәнергә, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Начар уйларны чыгарып ташлап, күңелеңә якын кешеләр белән сөйләшергә, матурлыкны күрергә өйрәнегез. Йокыдан торгач, кеше үз-үзенә нинди кәеф буласын хәл итә. Көнне матур итеп тә уздырырга була, киресенчә дә. Бар да синнән тора. Онкология син бүген үләсең дигән сүз түгел. Һәр авыруның шифасы бар. Аны һәркем үзенчә таба. Гомерне дә озайтырга мөмкин. Бер танышымда 50 яшендә яман чир таптылар. Ул башта утырып елады, аннары шул чирен яратып, аның белән «дуслашып», тормыш итәргә өйрәнде. Тагын 15 ел яшәде әле. Каядыр барып күрәзәчедән сорау бер яктан өмет бирсә, икенче яктан үлемне дә якынайта ала. Әйтик, ул багучы сиңа 3 ай гомерең калган, ди икән, кешедә психосоматика эшләп, ул нәкъ шулкадәр яшәячәк.

Ирек Җиһаншин, Казанның Алтан бистәсендәге Габдрахман Утыз Имәни мәчетенең икенче имамы:

– Һәр кеше бу җиргә туганнан соң ахирәткә күчәсе барын белеп яшәргә тиеш. Әгәр кешегә авыру тия икән, ул аның шифасын эзли. Йөрәге авыртса, йөрәк табибына, күзе авыртса, күзнекенә бара. Инде яман чир диагнозы куялар икән, бар да Аллаһы Тәгаләдән, дип сабыр итәргә, чирне кабул итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан бәндәсенә генә авырлык бирермен, дигән. Пәйгамбәребез авыру кешене көзге агачка тиңләгән. Әкренләп яфракларын койган кебек, кеше дә шулай итеп сула. Шулай итеп аның бу дөньяда кылган гөнаһлары бетерелә. Андый авыру белән интегеп китүчеләр шәһит санала. Кыямәт көнендә алар үзләре белән тагын 70 кешене оҗмахка кертер, ди. Өмет эзләп күрәзәчегә бару кешенең иманы зәгыйфь булуны күрсәтә. Кеше ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән түгел, багучыдан сорый. Бу – хәрам эш. Кайбер мәчетләрдә дин кушканча өшкерүчеләр бар. Җаныңа тынычлык тапмаганда, шифа эзләгәндә, анда барырга була. Каядыр барып, вакыт уздырганчы, кемгәдер иң матур сүзләрне әйтергә, дөньяңны тәртипкә салырга кирәктер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре