• Фото: rais.tatarstan.ru

Өметле күпер: Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды. Бу көннәрдә биредә «Иннопром. Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырырга да өлгерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иң элек Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы Дмитрий Крутой һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасын Татарстанның икътисад һәм сәүдә өлкәсендәге иң мөһим хезмәттәше дип атады. Ике арада хезмәттәшлек турында күп килешүләр имзаланган, Беларусь һәм Татарстан башкалалары – Минск һәм Казан тугандаш шәһәрләр булып тора. Рөстәм Миңнеханов ике арадагы хезмәттәшлекнең нефть химиясе, машина төзелеше, авыл һәм урман хуҗалыгы, югары технологияләр кебек төрле юнәлешләрне колачлавын искәртте.

Татарстан Рәисе Минск трактор заводын да искә алды. Республикадагы авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше шушы заводта җитештерелгән. «Татшина» һәм «Белшина» оешмалары да актив хезмәттәшлек итә. Татарстан урамнары буйлап йөргән Беларусь автобуслары белән троллейбуслары да ышанычны аклады. «Без хезмәттәшлеккә һәрчак әзер. Яңа эшлекле элемтәләргә һәм уртак проектларга шат булачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны йомгаклап.

Көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсе башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән дә очрашты. Алар ике арадагы элемтәләрне үстерү, төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында товар әйләнешенең үсештә булуын искәртте. Татарстан Рәисе машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, шулай ук кайбер башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтте.

Республиканың бу юнәлештәге уңышларын «Иннопром. Беларусь» халыкара сәнәгать  күргәзмәсе кысасында оештырылган Татарстан экспозициясендә дә күрергә мөмкин иде. Аның белән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Минскига килгән БДБ илләре җитәкчелеге вәкилләре дә танышты. Аннары Рөстәм Миңнеханов күргәзмә мәйданчыгында Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Ерсайын Нагаспаев белән очрашты. Республика Рәисе Казахстан белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяләде.

– Казахстан – Татарстанның әйдәп бара торган чит ил партнерларының берсе. Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, үсеш күзәтелә, товар әйләнеше артты, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Сәүдә-икътисад, фәнни-техник өлкәдә хезмәттәшлек өчен юнәлешләрнең шактый күп булуын да искәртте ул. Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Татарстан сәнәгать оешмалары өчен дә өметле булуын билгеләп үтте.

– Бу машина төзелешенә дә, аерым алганда, зур йөк машиналары белән тәэмин итүгә дә, нефть химиясе продукциясенә дә кагыла, – диде Татарстан Рәисе.

Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар сессиясендә дә катнашты. Ул яңа технологияләр, киләчәк сәнәгатен булдыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да катнашты. Пленар сессиядә Беларусь, Казахстан, Кыргызстан Республикасы хөкүмәт башлыклары чыгыш ясады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре