Онколог җайсыз аяк киеменең аяклар һәм буыннарга ни рәвешле зыян салуын аңлаткан

Табиб-онколог Владимир Ивашков сәламәтлекне саклау өчен аяк киемен дөрес сайлап алырга кирәклеген әйткән.

Белгеч үзенең телеграм-каналында дөрес сайлап алынмаган туфли-ботинкаларның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүен тәфсилләп аңлаткан.
Табиб әйтүенчә, җайсыз аяк киеме табанга, баш бармактан астарак сөяк чыгудан алып, яссы табанлылыкка кадәр, төрлечә зыян салырга мөмкин. Ул гына да түгел – даими рәвештә шундый аяк киеменнән йөрү артрит һәм артрозның килеп чыгу куркынычын арттыра. Шулай ук аяк буыннарында һәм йомшак тукымаларда ялкынсынуга китерә.
Кысып торган биек үкчәле туфли сәламәтлеккә аеруча зур куркыныч белән яный. Ул тез буыннарына зыян китерә һәм, кан әйләнешен бозып, кан тамырлары киңәю сәбәбенә әйләнергә мөмкин.

Шул ук вакытта табиб тигез табанлы аяк киеменең дә сәламәтлеккә зыян салу куркынычын әйткән. Мондый туфли-ботинкалар, мускулларны чиктән тыш киеренкеләндереп, көзән җыеру китереп чыгарырга мөмкин, дигән ул.

Онколог аякларның сәламәтлеген саклау өчен уңайлы, киңрәк башлы аяк киеме сайлап алырга киңәш иткән. Белгеч фикеренчә, үкчә биеклеге 2-4 см чамасы гына булырга тиеш. Ә инде яссы табанлыларга ортопедик олтыраклардан файдаланырга кирәк, дигән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре