Онкология диспансеры табибы: «Чирне яшереп утырудан мәгънә юк»

Бу чирне яшереп утырудан мәгънә юк. Никадәр иртәрәк ачыкласаң, дәвалау да җиңел булачак! Казан республика онкология диспансерының маммология бүлеге мөдире Альберт Гимранов әнә шулай, ди. Кешеләр күкрәк яман шеше хакында күбрәк белсен, табибка вакытында килсен иде, ди ул.

– Соңгы елларда хастаханәләрдә диспансеризация узган вакытта бик күпләрдә авыру ачыклана. Моннан куркырга кирәкми. Киресенчә, без вакытында мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итә алабыз. Республикада чирне ачыклар өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әгәр әле яңа гына барлыкка килгән шешне табабыз икән, бу авыру өчен дә яхшы, табиблар өчен дә, – ди табиб.
Аның фикеренчә күкрәк яман шеше белән авыручылар саны елдан-ел арта. Әмма шул ук вакытта яман шешне вакытында ачыклау, гомерне дә озынайта, ди Альберт Гимранов.
– Яман шешләрнең барлыкка килүе – безнең яхшы тормышта яшәвебезгә бәйле ул. Яхшы тормыш дию – ризыкларның күп булуы ул. Ә бит хәзерге азык-төлекнең сыйфаты бик яхшы түгел. Әнә шул дөрес тукланмау, төрле гигиена чаралары куллану – чирне арттыра да инде, – ди ул. – Күкрәк яман шешенең генетик авыру икәнен онытмыйк. Әгәр әбиегездә, әниегездә бу чир табыла икән, сезгә кичекмәстән тикшеренергә кирәк. Яман чир табылган әни кеше генетик анализ тапшырып, баласында нинди авыру барлыгын да белә ала. Табиблар шул анализга нигезләнеп, аның балаларында яман шешнең кайсы төре барлыгын да беләләр.
Альберт Гимранов әйтүенчә, әлегә алар күкрәк яман шешеннән бары тик операция ясап кына котыла ала.
– Медицина алга бара. Әлегә без күкрәкне алып ташлыйбыз. Ә менә 20-30 елдан бу чирне бары тик төймә ярдәме белән дәвалап булачак дип уйлыйм, – ди ул.
Табиб хосписта балалары дәвалана торган әниләрнең хәлләрен сорашып, аларның сорауларына да җавап бирде. Яман шеш турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Һәркайсына үз сәламәтлеген кайгыртырга кушты. Дөрес итеп тукланырга, начар гадәтләрне киметергә киңәш бирде. Әгәр инде организмыгызда ниндидер үзгәрешләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка килүләрен сорады.

Хосписта 10 ел психолог булып эшләүче Татьяна Абуладзе да чирне дәвалаганчы, кисәтү яхшырак, ди. Аңа да авыр хәлдә калучылар белән еш очрашырга туры килә икән.
– Онкологияне дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Мин яшим дисәгез, бар да яхшы була. Иң элек күңелне дәваларга кирәк. Әгәр күңел сау-сәламәт икән, организм да терелә, – ди ул. – Ә инде кеше тереләм дисә, ул чирне дә җиңә. Бар да кешенең үзеннән тора. Безнең эштә авыруларның ышануы, бар хисләрен сөйләве кирәк. Дәвалап та булмаска мөмкин, әмма кешеләргә булышырга мөмкин. Минем эшем дә шул бит инде.

Очрашуга килгән әниләр бераз гына ял итсен өчен, сабыйларга күңелле ял да оештырганнар иде. Аларны аниматорлар сөендерде. Төрле уеннар уйнаттылар.
Әлеге чараны оештыручы Казан онкология диспансерының smm-белгече Ләйсән Шәймарданова, сабыйларны гына түгел, аларның әниләрен дә ял иттереп, шул ук вакытта файдалы очрашу үткәрү бик кирәкле эш, ди.

– Бүген күңелгә рәхәт очрашу булды. Мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк икән. Хосписта ятучылар әнә күпме сорауга җавап алды. Безнең табиблар һәрчак ярдәм итәргә әзер, – ди ул.

Ярдәм генә түгел, бүләк тә әзерләгәннәр иде. Очрашуга килгән һәр хатын-кызга бизәнү әйберләре дә өләштеләр. Аны иганәчеләр әзерләгән. Сабыйларның әниләре сәламәт һәм матур булсын, диләр.

Альберт Гимранов күкрәк яман шешенә бәйле мифларга да тукталды. Менә алар:

– Яман шеш кешедән кешегә йога,
– Бюсгальтер кию,
– Дезодорант куллану,
– Имплант куйдыру,
–Микродулкынлы мич,
– Пластик савыттан ашау,
– Кәрәзле телефоннар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре