Мошенникларга каршы көрәшү өчен Россиядә онлайн-кредитлар бирүне тыярга кирәк. Цифрлы икътисадны үстерү фонды советы рәисе, “LiveInternet”ка нигез салучы Герман Клименко шулай дип белдергән.
Белгеч фикеренчә, бу чара мошенниклык проблемасын 90-95 процентка хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк.
“Кеше бу мәсьәләне Күпфункцияле үзәккә килеп хәл кылырга тиеш. Әмма банк лоббие дигән әйбер бар, һәм барыбызга да мәгълүм ул. Әгәр хәзер онлайн-кредитлар бирүне тыйсак, мәсьәләне хәл итү өчен Күпфункцияле үзәккә барырга туры киләчәк. Кредитка юл ерагая, әмма шул ук вакытта әби-бабайларга интернет аша кредит карточкаларын “тагу” мөмкинлеге юкка чыгачак”, – дип аңлатып үткән Клименко.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез