Соңгы берничә елда экологик яктан чиста ризык куллану, дөрес туклану кебек күренешләр популярлашты. Сәламәт туклану белән шәһәрлеләр генә түгел, авыл кешеләре дә мавыга башлады. Берәүләр моңа ябыгу теләге белән тотынса, икенчеләр – аң һәм тәнне чистарту өчен.
«Хайван аксымы кушылмаган ризыкны табу җиңел димәс идем»
Кайберәүләр өчен дөрес туклану итсез һәм майсыз рацион белән тигезләшә. Менделеевск шәһәрендә яшәүче Ирина Хуҗинаның хайван аксымыннан баш тартучылар рәтенә керүенә инде 4 ел тулып киткән.
– 19 яшемдә хайван, кош-корт итләреннән һәм диңгез ризыкларыннан баш тарттым. Әкренләп йомырка, сөт кергән азык-төлекне дә кулланмый башладым. Моңа баштан ук аңлы рәвештә килдем дип әйтә алмыйм. Бер эксперимент буларак кына башлап җибәргән идем. Башта бер ай ит ашамыйча тордым, тавык итен умырып-умырып ашаган кеше өчен бу бик авыр бирелде. Үзем кебек үк хайван аксымыннан баш тартучылар тарихы, аларның яшәеше белән танышып чыктым. Алар миңа күпмедер илһам өстәде. Хәзер исә ит, сөт ризыкларына бөтенләй кызыксыну юк.
Дөрес туклану урыннарына килгәндә, аларны сайлауга бик җитди карыйм. Чөнки хайван аксымы кушылмаган ризыкны табу җиңел димәс идем. Кайбер очракта өйдә үзем әзерләгән ризыкны өстенрәк күрәм. Бары шулай гына мин ризыкка нәрсәләр кушылганын төгәл белә алам бит. Кафелардагы тәм-томнарны да, составын дикъкать белән укып, официантлардан белешеп сайлыйм, – диде Ирина.
«Шикәр булмаган ризыклар баш миен тынычландыра»
– Шикәрле тәм-томнарны протеинлы, ә кайчакта топинамбур сиробы кушылган ризыклар белән алыштырам. Каһвәханәләрдә шикәрсез эчемлекләр һәм веганнар өчен печеньелар сайлыйм. Минем өчен алар бик тәмле.
Үземне дөрес туклану җанатары дип әйтмим. Теләгән вакытта аз-маз фаст-фудка да өстенлек бирәм. Миңа шикәрле ризыкларны гына башка вариантлар белән алыштыру әһәмиятлерәк кебек. Чөнки аның организмга зур зыян китерүе фәнни яктан дәлилләнгән. Аннары гадәти тәм-томнарны шикәр булмаганнары белән алыштыру баш миен дә күпмедер дәрәҗәдә тынычландыра, – диде Биектауда яшәүче Ралинә Малихова.
Дөрес туклануның нәрсә икәнен без һаман да төгәл генә аңлап бетермибез шикелле. Фәнни яктан дөрес туклану кануннарына нәрсәләр керә? Дөрес туклану урыннарындагы менюлар никадәр дөрес? Ачыклыкны нутрициолог Чулпан Мөслихова кертте.
– Дөрес туклану – организм өчен кирәкле микро, макро нутриентларга, туклыклы матдәләргә бай баланслы туклану системасы. Аңа аксым, катлаулы углеводлар, файдалы майлар һәм клетчатка (җиләк-җимеш, яшелчәләр) керә. Шулай ук ризыкларның дөрес итеп пешерелүе (суда, парда, төнәтеп, духовкада) дә мөһим. Мәсәлән, шул ук файдалы бавырны онга манып, көнбагыш маенда кыздырып ашауны дөрес туклануга кертеп булмый. Ә ат маенда яисә суда пешереп алу дөрес туклану кануннарына яраша. Билгеле бер режим белән һәм үзеңә җитәрлек күләмдә генә ашау да мөһим. Икенче төрле әйтсәк, дөрес туклану ул – баланслы һәм чама белән ашау. Аны катлауландырырга кирәкми. Бүген дөрес туклануны диета яисә трендка әйләнгән глютенсыз, лактозасыз ризыкларга гына кайтарып калдыру күзәтелә. Кафеларда онсыз ипиләр, майсыз һәм лактозасыз тәм-томнар күрергә мөмкин. Аларны дөрес туклануга кертергә була, әмма аның нигезен тәшкил итә, дип арага тигезлек билгесе куя алмыйбыз. Дөрес туклануга карый торган тәм-томнарның, протеинлы «батончик»ларның составын яхшылап өйрәнергә кирәк. Шикәрсез дип сатылганнарында да яшерен шикәрләр булырга мөмкин. Әйтик, составларда еш күрергә туры килгән фруктоза яки аспартам бавыр өчен зыянлы, алар эчәклек микрофлорасын боза, аның микробиотикасын үзгәртә, – диде белгеч.
Чулпан Мөслихова сүзләренә караганда, хайван аксымыннан баш тартуны, шикәрсез туклануны дөрес туклану белән бер калыпка салырга ярамый. Ә менә глютенсыз ризыкларны дәвалау диетасына кертергә була.
– Глютен – бөртекле ашлык культураларында була торган үсемлек аксымы. Әлеге төр ризык, беренче чиратта, эчәклеккә бәйле целиакия диагнозы куелган кешеләр өчен зыянлы. Шулай ук аны ашкайнату системасында проблемалары, аутоиммун, аутизм, тире авырулы кешеләргә куллану киңәш ителми. Әмма глютенлы ризыкларда алыштыргысыз аминокислоталар, В, Е витаминнары бар. Шуңа күрә организм глютенга тискәре реакция күрсәтмәсә, аннан баш тартмагыз.
Хайван, терлек аксымнарын кулланмау да баланслы туклану була алмый. Йортлар кечкенә кирпечләрдән торган кебек, безнең организмның да терәге, төп төзелеш материалы – терлек аксымы. Аларда алыштыргысыз аминокислоталар бар, аларны организм үзе бүлеп чыгармый. Терлек аксымын ашамаган кешеләрнең организмына цинк, калий, тимер, В12 витаминнары җитми башлый, эндокрин системасы какшый, – дип сөйләде белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез