Календарьга күз салыгыз: бу атнадан салымчылар түләү вакыты чыккан милек салымы өчен пеня исәпли башлаячак. 2 декабрьгә кадәр торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты кебек күчемсез милеккә ия булучылар хисап тотарга тиеш иде. Хәтерсез салым түләүчеләргә нәрсә яный?
Билгеле булганча, агымдагы елның 2 декабренә кадәр узган ел өчен салым түләдек. Салым федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтүенчә, быел республикада яшәүчеләргә 9,6 миллиард сум күләмендә милек салымы салынган.
– Узган ел белән чагыштырганда, бу 500 миллион сумга, ягъни 5,5 процентка күбрәк. Татарстанда яшәүчеләргә барлыгы 2,41 миллион салым хаты җибәрдек. Аларның 60 проценты электрон рәвештә китте, – дип сөйләде ул быелгы салым кампаниясенә бәйле очрашуда.
Идарә җитәкчесе шуны да искәртте: салым исәпләүгә бәйле сораулар булган очракта, милек объекты урнашкан урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Быел ил халкына тәүге тапкыр банк кертемнәре буенча процентлардан да салым салынды. Сүз 150 мең сумнан артып киткән керем турында бара. Салымны санаганда, гражданинның бөтен банкларда сумнарда һәм валютада булган барлык счетлар һәм депозитлар буенча 2023 ел өчен алган процент керемнәре исәпкә алына.
Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова әйтүенчә, милек өчен вакытында исәп-хисап ясамаган салым түләүчеләрнең бурычлары 3 декабрьдән арта башлаячак.
– Салымны вакытында түләмәүчеләр бурычлы булып исәпләнә. Милек өчен исәп-хисап ясауның соңгы көне 2 декабрьдә иде. Шуннан соң пеня исәпләнә башлый. Ул салым күләменә бәйле. Бурычлылар махсус программа ярдәмендә автомат рәвештә ачыклана. Түләнмәгән салымның һәр көне өчен Үзәк банк рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәпләнә, – диде белгеч.
Салым кодексы нигезендә, хәтерсез салым түләүчеләргә иң элек бу хакта кисәтү кәгазе җибәрелә. Кат-кат әйтеп тә тыңламаган очракта, эш судка кадәр барып җитәргә ихтимал. Андыйларның милкенә арест салырга, чит илгә чыгуын чикләргә мөмкиннәр. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен салымны вакытында түләргә, әҗәтләр юкмы икән дип, белешергә киңәш итә салымчылар.
Салым түләүдән кемнәр азат ителә?
Иң беренче чиратта – пенсионерлар. Әлеге категориягә Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнүчеләр, I һәм II төркем инвалидлар, тумыштан инвалидлар, инвалид-балалар, Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби операцияләрдә катнашучылар һәм башкалар керә. Моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Шулай ук, ташлама милекнең һәр төре буенча салым түләүче үзе сайлап алган бер объектка карата гына кулланыла. Мәсәлән, пенсионерның ике фатиры, машинасы һәм гаражы бар икән, фатирларның берсе өчен салым түләргә туры киләчәк. Күпбалалы гаиләләр дә милеккә салым түләүдә ташламага ия. Алар һәр бала өчен йортның – 7, фатирның 5 квадрат метр мәйданы өчен генә түли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез