Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасының популяр җырчысы Лилия Муллагалиева күптән түгел генә үзендә яман шеш авыруы ачыклануы турында белдергән иде. Менә хәзер ул Санкт-Петербург хастаханәсе реанимациясеннән үзенең язылучыларына видео аша мөрәҗәгать иткән. Кичә җырчыга операция булган: калкансыман бизенең ике ягыннан да шеш алганнар, дип хәбәр итә «KazanFirst».
– Барыгызга да бер видео яздырам һәм телефонны алып куям. Юкса хәзер ул хәбәрләрдән «шартлаячак». Барысы да әйбәт, операция ясадылар. Ул 5 сәгать дәвам итте. Тавышым әлегә шундыйрак, мин реанимациядә әле. Барлык лимфаларны һәм калкансыман бизне алдылар. Кызганычка, шулай карар иткәннәр, калганын миңа әйтмәделәр әле. Аллаһка тапшырдым. Барысы да артта, иң мөһиме – шешне алдылар,– дип сөйләп үткән җырчы карлыккан тавыш белән.
Видеога караганда, артистны медицина персоналы төшергән булса кирәк. Кадрлардан күренгәнчә, җырчының муены бинт белән бәйләнгән, бинт астыннан көпшәләр чыгып тора. Моңа кадәр җырчы үзенә бик күп хатлар килүе, аларны язган һәрбер кешегә җылы теләкләре өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән иде. Ул хастаханәдә күргәннәре турында кайчан да булса язачагын да әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез