Башладык
Яшел Үзән районының Бакырчы авылында күпләр инде бәрәңгене утыртырга өлгергән.
– Без менә шушы бер-ике көндә утыртырбыз, дип торабыз. Кишер, суган, кызыл чөгендер туфракка кереп урнашты инде. Җирләр җилләде, ирем эшкәртеп чыкты. Башка елларда 1 майдан калганыбыз юк иде. Быел һава торышы уңай булмагач, болай да соңгарак калынды, – ди шушы авылда яшәүче Миләүшә Сәлахиева.
Аның сүзләренчә, авылда һәркем бәрәңге утыртса да, мәйданы елдан-ел кими.
– Үзебез дә азайттык. Балалар барысы да шәһәрдә, гел авылга кайтып та йөри алмыйлар. Шуңа күрә хәзер элеккегә караганда азрак утыртабыз. Хәзер 8–10 сутый чамасы җиребез бар. Элек үзебездән артканны терлеккә, кош-кортка ашата торган идек. Хәзер аларны да күп итеп асрамыйбыз бит инде. Авыл картая. Дөрес, яшь гаиләләр күбрәк, ишлерәк утырта әле. Бәрәңгене ел да трактор белән утыртабыз. Әле ярый ярдәмгә килә торган егетләребез бар. Акчасын да күп алмыйлар. Бакчаның зурлыгына карап, 1000–2000 сум, – ди ул.
Буа районының Өчмунча авылы халкы да иртәләгән. Күпчелек кеше майның беренче атнасында ук эшләрен төгәлләп куйган.
– Бакчаларыбыз өлгерде инде. Кабактан кала бөтен яшелчәләрне утыртып бетердек. Узган ел бәрәңгене 21 апрельдә утырткан идек, быел болай да яңгырлар белән соңардык. Алуын август уртасында алабыз, шушы көнгә кадәр бик яхшы тора, берни дә булмый. Хәзер авылда да бәрәңгене күпләп утыртмыйлар инде. Бакчаларын бөтенләй буш калдыручылар да бар. Андыйлар: «Сатып алуың арзангарак чыга», – ди. Карарга кирәк шул аны. Утыртырга, кортын агуларга, чүбен утарга, араларын эшкәртергә, алырга кирәк. Ялгызларга бигрәк тә авыр. Һәркем үз мөмкинлегеннән карап эшли, – ди Резидә Абейдуллова.
Алар үзләре дә утырта торган участокларын киметкән.
– Элек икешәр бакча утырта идек. Хәзер бакчаның бер почмагы да җитә. Кыш буена өч капчык бәрәңге бетми. Без инде өлкән яшьтә, сәламәтлек тә мактанырлык түгел. Ә авылда яшәүче балаларыбыз елдагыча утыртты, киметмәде. Үз тракторыбыз бар. Ирем шуның белән балаларга, күрше-тирәләргә, туганнарга да утырта. Бәясен бервакытта та сорап алганы юк. Бирәсе кешесе үзе белеп бирә, – ди ул.
Утыртыр вакыт
Буада яшәүче һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов та бәрәңгене апрель уртасында ук утыртып куйган. Тик монда сүз иртә өлгерә торган сорт турында бара.
– Бәрәңгене ел саен иртә утыртам. Дөрес, бу – тиз өлгерә торган сорт һәм өч кенә буразнага чәчтем. Аны, тишелеп чыкканнан соң, 35–40 көннән ашый да башлыйбыз. Ә тулысынча 80 көндә өлгерә. Калган участокта җирләр җилләгәч, ягъни шушы көннәрдә утыртачакбыз. Башкаларга да шуны ук киңәш итәм: туфрак кипкән икән, утыртырга була. Җылылыгы да, дымы да җитәрлек. Бәрәңгене үсентедән дә үстерәбез, – ди ул.
Оста бакчачы әйтүенчә, бәрәңгене утыртканчы, аны яхшылап җылытырга, күзәнәк җибәрттерергә кирәк. Ул 15 көн эчендә шытып кына чыгып калмыйча, кечкенә үсентеләр дә бирергә өлгерә.
– Менә шундый бәрәңге салкын көндә дә тишелеп чыга. Казан арты районнары белән чагыштырганда, безнең якларда җир иртә өлгерә. Яшел үлән тишелеп чыккан, карлыган, кура җиләге яфрак җибәргән икән инде, димәк, җир җылынган, – ди ул.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева фикеренчә, туфракта 8 градус җылылык булса, бәрәңгене утыртырга вакыт җиткән дигән сүз.
– Гадәттә, безнең якларда аны майның 10–20 ләре тирәсендә утырталар. Быел да шулай булыр, – ди ул. – Уңышның нигезе – орлыкта. Гел бер туфракта үскән бәрәңгедә төрле авырулар туплана, нәтиҗәдә ул начар үсә башлый. Ләкин орлыкны да теләсә каян алырга ярамый. Бары орлык сату буенча махсуслашкан кибетләрдән генә алырга кирәк. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында да безнең яклар өчен яраклашкан җиде сорт сатыла.
Сортларны алмаштырырга уйлаганда, көздән аяк киенеп куярга куша галимә. Бер бакчага берничә төрле бәрәңге утыртырга киңәш итә. Чөнки уңыш елның ничек килүенә бәйле.
– Хәзер сортлар бик күп. Бер үк җирдә үскән «Удача», «Невский» сортлары бик тиз зарарлана, авыруларга бирешә, – диде ул. – «Рокко» чыдамрак. Уңышы да әйбәт, коры черек авыруына да бирешми. Соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларга әлеге сортны утыртырга киңәш итә башладык.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез