Газетага язылу

Эш беткәч, уйнарга ярый: яшүсмерләрне эшкә алырга җыенган компанияләр саны арткан

Илдә һәр дүртенче үсмер җәйге каникулын эшләп үткәрергә җыена. Быел 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны эшкә алырга җыенган компанияләр саны өч тапкыр арткан. Superjob хезмәте үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Быел Татарстанда исә 16 мең үсмерне эшкә урнаштырырга җыеналар. Яшьләр акча эшләргә әзерме?

Эш беткәч, уйнарга ярый: яшүсмерләрне эшкә алырга җыенган компанияләр саны арткан

Теләк кенә кирәк

Җәен үсмерләр арасында курьер, әйдаман, официант булып эшләү популяр. Казанда яшәүче 16 яшьлек Энҗе Фатыйхова исә чәчәк салонына администратор булып эшкә урнашмакчы.

– Узган ел анда ике ай эшләдем. Администратор буларак эшкә алсалар да, флористлар өлгермәгәндә, аларга да ярдәм иттем. 2–3 сәгать эшлим. Хезмәт хакын эшләгән сәгатькә карап түлиләр, бер сәгате 250 сум. Мин чәчәкләргә заказлар кабул итәргә, социаль челтәрләрдән килгән хәбәрләргә җавап бирергә, курьерларга чәчәкләрне тапшырырга һәм касса белән эшләргә тиеш. Эшнең тәртибен бер белгәч, әллә ни авырлыгын күрмим. Бик теләп эшлим, – ди Энҗе.

КФУ студенты Азалия Нурмиева быел беренче тапкыр лагерьда әйдаман булып эшләргә җыена.

– 21 көнлек сменада эшләгән өчен 33 мең сум хезмәт хакы түләргә вәгъдә иттеләр. Мин укытучы булырга укыйм. Шуңа күрә балалар белән эшләү тәҗрибәм булу киләчәктә үземә файдага дип саныйм. Бүген акча эшлим дигән яшьләргә эш урыннары күп. Бары тик теләк кенә кирәк, – ди Азалия.

Балтач районында яшәүче Аяз һәм Алмаз Хәйретдиновлар 6 нчы сыйныфтан ук җәйге ялларын эшләп үткәрергә ияләнгән. Быел инде алар 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлый.

– Аяз автосервиста аена 40 мең сум эшләсә, Алмазга кечкенәдән ат җене кагылган. Ул районда ат клубында эшли. Чабышкы атларны карый. Иртән барып, атларны йөртә, торган урыннарын җыештыра, ашата. Якынча 30 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. Быел имтиханнарын тапшыргач, икесе дә шул ук эш урыннарына барырга җыеналар. Язын ук эшне белешеп куйдылар, – ди әниләре Гүзәлия.

Зур җаваплылык

Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, каладагы 18 оешма һәм предприятие җәйге чорда 1750 балага эш тәкъдим итә. Иң күп вакансияләр мәдәният тармагы һәм ял паркларына туры килә, анда 150 баланы эшкә алмакчылар. ТЭЦка 45 үсмерне кабул итәчәкләр, 30 урын автомобиль юллары предприятиесендә бүлеп бирелгән, 40 вакансияне КАМАЗ һәм двигательләр заводы тәкъдим итә. Балалар гади эшче, яшелләндерүче, ЭВМ операторы һәм җыештыручы кебек эшләрне башкарачак. Бюджет өлкәсендә үсмерләр тулы ай өчен 27 093 сум алачак, ә шәхси секторга эшкә урнашучылар 28 160 сум эшләячәк.

Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе Светлана Мөкъсинова сөйләвенчә, оешмалардан гаризалар кабул итү эше әле башланып кына киткән. Узган ел җәйге чорда шәһәрдә 233 үсмер хезмәт куйган. Быел күпме егет-кызның тир түгәчәге июнь башында билгеле булачак.

– Балаларны эшкә урнаштырырга теләгән оешмалардан гаризалар кабул итәбез. Әлегә андыйлар – 10. Алар арасында шәһәрне төзекләндерү, юллар төзү оешмалары, торак идарәләре компанияләре, – ди бүлек җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, шәһәрдә ел саен укучылар катнашында мәктәп ярминкәсе үткәрелә икән.

– Эш җитәрлек. Тик оешма җитәкчесеннән дә күп нәрсә тора. Үсмерләрне эшкә алу – зур җаваплылык. Һәрберсенә остазлар беркетергә кирәк.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, оешмалар үсмерләрне елга буйларын, урманнарны чистарту, агач утырту, чүп утау, һәйкәлләрне карап тоту кебек эшләргә җәлеп итә. Шулай ук сәнгать оешмалары, зоопарк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә яшь көчләрнең кирәге чыга. 18 яше тулмаганнарны авыр хезмәткә, әйтик, җир асты эшләренә, сәламәтлеккә зыян китерә торган хезмәткә җәлеп итәргә ярамый. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләргә финанс ярдәме түләнә. Быел аның күләме 2650 сум. Шулай ук үсмерләрне эшкә урнаштырганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелә.

 Күпме эшләргә ярый?

16 яшькә кадәр – атнага 24 сәгатьтән артык түгел.

16–18 яшьтә – атнага 35 сәгатьтән дә артмаска тиеш.

Эш көне дәвамлылыгы:

14 яшьтән 15 яшькә кадәр – 4 сәгать;

15 яшьтән 16 яшькә кадәр –  5 сәгать;

16 яшьтән 18 яшькә кадәр – 7 сәгать.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре