Орымширмә клуб көтә. "Җимерелә башлагач, узган гасырның туксанынчы елларында сүттеләр аны"

«Безнең Орымширмә авылында 60тан артык йорт бар, 200дән артык кеше яши. Авылда күңелле чаралар оештырырга, авылдашлар белән очрашып сөйләшергә, китапханәгә кереп китап, я булмаса газета укып чыгарга да урын юк. Инде алты ел Теләче җирле оешма җитәкчеләренә мәдәният йорты сорап мөрәҗәгать итәбез. Тик һәр җыенда елдан-елга кичектереп, безне шулай тынычландырып килделәр. Анда да мәдәният йорты турында сүз кузгаткач, Теләче җирлеге җитәкчесе, эш алып барабыз, диде. Тик нәтиҗәсе генә күренми. Авылда клуб кайчан төзелер? Балаларга туп тибәргә заманча урын да булдырылсын иде. Шулай ук яңа зират урыны да кирәк. Безгә  шушы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итсәгез иде».

Әбугаз Шәйдуллин.

Теләче районы  Орымширмә авылы

Редакциягә шундый хат килгәч, без юл уңаена әлеге авылга керергә булдык.

Орымширмә авылы Иске Җөри җирлегенә карый.  Өч урамлы авыл бу. Анда  63 йорт бар, 205 кеше рәсми теркәлгән. Авыл үзе төзек, юллары әйбәт. Кибет, клубы  булмаса да, фельдшер-акушерлык пункты, башлангыч мәктәбе бар. Шөкер, мәктәбен оптимальләштерү шаукымыннан саклап кала алганнар. «Авто» кибет атнага ике тапкыр кирәк-яракларны китерә.

Урамда  очраган урта яшьрәкләрдән клуб, балалар мәйданчыгы турында  кызыксынгач, «Кирәк инде ул. Әмма бу хакта өлкәннәрдән сорагыз, безнең  әле алга таба да эшлисебез бар», – диючеләр дә булды. Безгә хат язган 76 яшьлек Әбугаз Шәйдулинны  эзләп таптык. Заманында колхозда тракторчы булып эшләгән ул. Хатыны Хафизә белән Үзбәкстанда 15 ел яшәп,  1993 елда туган авылларына кайтканнар. Әбугаз  абыйны хатыны «писарь» дип шаярта. Авыл халкын борчыган мәсьәләләрне хакимият органнарына җиткереп тора икән.

– Клубыбыз бар иде. Җимерелә башлагач, узган гасырның туксанынчы еллар ахырында сүттеләр аны. Шул урынга  йорт салдылар. Яңасын төзү турында сүз булмады. Шулай яшәдек инде. Соңгы  елларда, клуб кирәк дип, районга  бер генә тапкыр бармадык. Ышандыралар – һаман юк. Үзара салым акчасын җыйганда, мәчеткә керергә туры килә, – ди Әбугаз абый.

2024 елда  клуб булачак, дип ышанып яши алар. Әбугаз абый  тәгаенләнгән урынын да күрсәтте. Элек ашханә шунда булган. Яңа клубта гармун тартып күңел ачар,  җырлар идек, дип хыяллана ул. Китапханә, балаларга уйнарга берәр бүлмә дә кирәк, ди.

Әбугаз абый әйтүенчә, ике ел элек балалар мәйданчыгы төзи башлаганнар, әмма анысы да ярты юлда калган. Урамда очраган бер абзый сүзгә кушылып: «Малайларга туп тибәргә ике капка да корып куя алмыйлар. Теләсә кайда футбол уйныйлар. Авылда балалар күп бит», – дип зарланды.

Авыл халкын зират мәсьәләсе дә борчый. Хәзергесендә урын бетеп килә икән. Ләхет алганда су да  чыга, диештеләр.

Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков әйтүенчә,   яңа зират урыны билгеләп куелган.  Авылга кергәндә – сул якта. Тик аны ясау өчен Иске Җөри авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү кирәк, эш шуңа тоткарлана икән. Авыл янында  дәүләт яки муниципаль  милектәге  зират өчен резервланган җир участогы юк. Әмма бер шәхси хуҗалык  пай җиреннән  1–2 гектар урын бирергә ризалашкан.

– Клуб урыны да билгеләнде, программага кертүне көтәбез. Балалар мәйданчыгы да кирәк. Үзара салым акчасына кечкенә балалар өчен урын эшләп куйдык. Малайлар анда туп тибә. Шунда заманча итеп универсаль мәйданчык ясарга иде исәп. Тик акчасыз булмый, – диде Раил Мараков.

Орымширмә халкының гозерен  Теләче районы башлыгы  Нәҗип Хаҗиповка җиткердек.

– Клубны федераль программага кертү буенча эш алып барабыз, – диде ул. – 50 урынлы булыр дип хыялланабыз. Безгә күпфункцияле үзәк кирәк. Клуб белән башлангыч мәктәпне бер түбә астына кертергә исәплибез. Ничек килеп чыгар. Авылда яшьләр кала. Шул ук вакытта кеше санына бәйле нормативлар  да бар бит. (Норматив буенча 50 урынлы клуб төзү өчен  халык саны 250дән ким булмаска тиеш. – С.М.) Мин әйтеп кенә төзелә торган булса, бик тиз булыр иде, – диде Нәҗип Хаҗипов.

Авылга спорт мәйданчыгы да кирәк. Бу уңайдан район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин  Орымширмә авылының чиратта беренче булып торуын әйтте. Тик  республикада бу программа әлегә туктатылган. Кабат яңартылган очракта эшне  шушы авылдан башлаячаклар.

Теләче районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Давыт Ихсанов белдергәнчә, авылга Теләче үзәге, Караширмә, Иске Җөри авыллары якын, шунда барырга була. «Бүген бөтен кешенең машинасы бар. Театр, спектакльләр куелып тора. Башлангыч мәктәпкә  районның күчмә китапханәсе китап  укытырга чыга», –диде ул.

 Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре