Әгәр ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчегә иртән штраф салына икән, аны шул ук көнне шундый ук хокук бозу өчен кабат җаваплылыкка тартырга ярамаячак. Әмма икенче көнне мондый мөмкинлек яңадан булачак.
Штрафлар күләме үзгәрмәде, шулай ук калды. Беренче хокук бозу өчен 800 сум түләтү каралган. Ел дәвамында кагыйдәне кабат бозу 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салуга сәбәп булырга мөмкин.
Яңа тәртип шулай ук ОСАГО булу-булмавын автомат рәвештә юл камералары ярдәмендә тикшерүгә әзерлек этабы буларак карала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез