Озын юлның кыскасы. Быел Татарстанда юл эшләренә 83 миллиард сум акча тотылачак

Быел Татарстанда юл эшләренә 83 миллиард сум акча тотылачак. Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлын декабрьдә ачарга әзерләнүне республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов рекорд кую алдыннан тын алу белән чагыштырды. Ә Казанда Вознесение трактының икенче өлеше кебек түләүле юллар төзү эше дәвамлы булырга мөмкин.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быел республикада башкарылган юл эшләре һәм кышка әзерлек турында сөйләделәр. Министр Фәрит Хәнифов әйтүенчә, агымдагы елда юл эшләре программасына 83 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. «Шул исәптән 9 миллиард сум – федераль бюджеттан, 1,5 миллиард сум – муниципаль юл фондыннан», – диде ул.

Татарстанда зур инфраструктура проектлары тормышка ашырыла. Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршруты һәм М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы кысасында төзелә торган Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы үзе генә дә ни тора. «Биредә эшләр тәмамланып килә. Ике елдан да азрак вакыт эчендә 81 чакрым озынлыктагы беренче категорияле юл төзедек. Чулман елгасы аша яңа күпер салынды. Объектның техник әзерлеге – 90 процент», – диде Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев. Шәле – Баулы автомобиль юлының бер өлеше булган Алексеевск – Әлмәт юлы да декабрьдә ачылыр, дип көтелә.

– Татарстанда быел рекордлы күләмдә юл төзелеше һәм реконструкцияләү эшләре башкарыла. Аларны вакытында тәмамлау өчен, төп  игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк. Шуңа күрә ике-өч атна тынлык сорыйбыз. Яңа рекорд куелыр алдыннан стадион да тынып кала бит. Бу – хорафат та, мөгез чыгарырга тырышу да түгел. Ышандырып әйтә алам: без барысын да тиешенчә башкарып чыгачакбыз, – диде Фәрит Хәнифов.

Төбәк дәрәҗәсендәге юлларда да эш кайный. Брифингта хәбәр итүләренчә, төбәк дәрәҗәсендәге юлларны төзү һәм реконструкцияләүгә бәйле программаның бу елга билгеләнгән өлеше төгәлләнгән диярлек. «Киләсе елга күчә торган объектлар бар», – диде министр. Капиталь төзекләндерү программасы да 98 процентка үтәлгән. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысасында 8,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Төбәк дәрәҗәсендәге 73 чакрым озынлыктагы юлны тәртипкә китергәннәр.

Форсаттан файдаланып, министрдан декабрь уртасында ачылырга тиешле Вознесение трактының икенче өлешеннән хәрәкәт итү бәясе турында да сорадылар. Фәрит Хәнифов исә алга китеп, киләчәктә башкалада мондый түләүле юлларның күбрәк тә төзелү мөмкинлеге турында әйтте.

– Вознесение трактының икенче өлеше – башкалада тәүге түләүле юл. Ул федераль трассадан шәһәргә 10–15 минутта килеп җитү һәм чыгып китү мөмкинлеген тәэмин итә. Түләүле юл 99 процентка әзер. Төп эшләр төгәлләнде инде. Дублер юллар да салынды, автобус маршрутын җайладык. Вознесение трактының икенче өлеше декабрь уртасында ачылыр, дип көтәбез. Әлеге юл уңай нәтиҗә бирсә, бу тәҗрибәне алга таба да файдаланырга җыенабыз, – диде министр.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, әлегә түләүле юлдан йөрү хакы билгеле түгел. «Исәп-хисап норматив хокукый акт нигезендә башкарыла. Бу эштә юл төзелешенә алынган кредитларны кайтарып бирү вакыты, машиналар хәрәкәтенең ешлыгы кебек күрсәткечләр дә исәпкә алына», – диде ул. Министр, беренче коймак төерле булмаячак, дип тә вәгъдә бирде. Алексеевск – Әлмәт юлыннан йөрү бәясе дә билгесез.

Ул арада чын кыш башланырга тора. Юл хезмәтләре былтыргы ишеп яуган кардан сабак алган инде. Хәтерләсәгез, табигать көйсезләнгәндә, яңа ачылган М12 юлын ябып торырга да туры килде хәтта. «Хаталар өстендә эш башкарылды. Әйе, яңа юл буларак, былтыр анда кайбер кыенлыклар килеп чыкты. Быел чарасын алдан күрдек. Яңа ачылачак Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын тәртиптә тоту өчен дә техника сатып алдык. Без юлларны кышкы чорда карап торуга әзер», – диде Фәрит Хәнифов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре